Сугыш тәмамлануны санаучы еллар саны арткан саен, арабызда әлеге Бөек Җиңүне якынайткан сугыш ветераннары, тыл ветераннары саны кими бара. Олы юбилей алдыннан илебез башлыгы Указы нигезендә сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру бара. Бу чара Баландыш авыл җирлегендә 27 нче февраль көнне узды. Районыбыз һәм авылыбыз җитәкчелеге, мәдәният хезмәткәрләре катнашындагы делегация Баландыш авылында яшәүче тыл ветераннарының өйләрендә булып, "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы" юбилей медален һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, хәлләрен белеп кайттылар.
2020 нче елның 22 нче феврале көнне Теләче муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Хәҗипов Нәҗип Нәкыйпович, Шәтке авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына “1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” юбилей медальләрен тапшырды. Медальне тапшыру тантансында район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гиниятуллин Д.С., район социаль яклау үзәге җитәкчесе Галимова Ф.М. һәм Шәтке авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф.Г. катнашты.
Ямбулат авылы китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
27 февраль көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов Үзәк, Шармыш, Сауш, Шәтке авылында яшәүче тыл хезмәтчәннәренә һәм Субаш авылыннан сугыш ветераны Иван Егоровка "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медальларне тапшырды.
Һәр халыкның – үз тарихы, үз гореф-гадәтләре , үз теле. Һәркемгә туган телен саклау, аны киләчәк буынга исән-имин җиткерү максаты мөһим булырга тиеш. Шул максаттан , 21 февраль көнне Максабаш авылы мэдэният йортында , китапханэче белән берлектә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы кызлары белән “И , газиз ана телем” дип исемләнгән тематик чара уздырылды.Чара ахырында “Туган тел ” җыры башкарылды.
Бөек җиңүнең 75 еллыгы алдыннан 27 февраль көнне Үзәк авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов, Теләче муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С.Гыйниятуллин, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ф. М. Галимова, Үзәк авыл җирлеге Башлыгы В. Н. Котников һәм авыл җирлегенең хәрби-исәп хезмәткәре Г. Р. Гарипова үткәрделәр.
Айдар авыл китапханәсенең “Тамчы” клубына йөрүче балалар мәдәният йорты белән берлектә "ТАССРның 100 еллыгы", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы" уңаеннан “Җиңү безнең йөрәкләрдә” исемле иҗат фестивале кысаларында стенд һәм кул эшләнмәләреннән күргәзмәләр әзерләделәр .
Анда түбәндәге сораулар каралды:
2020 нче елның 27 нче февралендә география укытучылары Казакова Энҗе Рәис кызы (Теләче урта мәктәбе), Муллахмәтова Раушания Эмин кызы (Олы Мишә урта мәктәбе) һәм география укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Шәйхетдинова Гөлфия Хәниф кызы Казан шәһәрендә география фәненең Республика фәнни-методик семинарында катнаштылар.
26 февраль көнне Үзәк урта мәктәбендә “Укучыларның уку-укыту һәм иҗади мотивациясен күтәрүгә мәгълүмати-коммуникацион технологияләрнең йогынтысы” темасына башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үткәрелде. Семинарда катнашучылар әдәби укудан (литературное чтение) 4 сыйныфта «Д.Н.Мамин – Сибиряк. Приемыш» темасына (укытучы Низамиева Люция Рифгать кызы); 2 сыйныфта математикадан “Турыпочмаклыкның үзлекләре” темасына (укытучы Гатауллина Хания Салимхан кызы) ачык дәресләр карадылар һәм анализ ясадылар.