26 февраль көнне Үзәк урта мәктәбендә “Укучыларның уку-укыту һәм иҗади мотивациясен күтәрүгә мәгълүмати-коммуникацион технологияләрнең йогынтысы” темасына башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үткәрелде. Семинарда катнашучылар әдәби укудан (литературное чтение) 4 сыйныфта «Д.Н.Мамин – Сибиряк. Приемыш» темасына (укытучы Низамиева Люция Рифгать кызы); 2 сыйныфта математикадан “Турыпочмаклыкның үзлекләре” темасына (укытучы Гатауллина Хания Салимхан кызы) ачык дәресләр карадылар һәм анализ ясадылар.
“Зур сугышның кечкенә геройлары” темасына үткәрелгән сыйныф сәгатен (укытучы Фәхретдинова Альбина Хәйдәр кызы) караганнан соң, семинардагылар “ Безнең Ватаныбыз – Татарстан” дигән темага үткәрелгән конференциядә (укытучы Петрова Ильмира Рифхать кызы) катнаштылар.
Соңыннан мәгариф бүлегенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Закирова Саҗидә Гайнулла кызы бугенге семинарга йомгак ясады һәм алга таба бурычлар билгеләнде.