26 нчы февраль көнне Үзәк урта мәктәбе базасында информатика укытучыларының «Федераль Дәүләт белем бирү стандартлары шартларында информатика дәресенә таләпләр»дигән темага семинары булып узды. Семинар кысаларында информатика укытучысы Заһидуллин Рамил Рәис улы «Текст мәгълүматын кодлаштыру» темасына дәрес һәм укытучылар өчен мастер-класс күрсәтте. Укучыларны имтиханнарга әзерләгәндә укытучыларда барлыкка килә торган оештыру мәсьәләләре буенча сорауларга җаваплар тыңланылды.
Бу бәйге ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, үсеп килүче буында үз «кече» Ватаныңа карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү, туган як тарихына карата кызыксыну, аның мәдәни-тарихи һәм табигый байлыкларына сак караш, гаилә традицияләренә карата кызыксыну тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Конкурста 15 мәктәптән 38 укучы катнашты. Җиңүчеләргә Олы Мишә урта мәктәбенең мәгариф бүлеге белән берлектә әзерләнгән грамоталары тапшырылды.
Бүген Олы Мишә авыл җирлегендә районнан килгән, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкче Галимҗанов А.М. һәм Олы Мишә авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Галимуллин Р.М. тарафыннан тыл хезмәтчәннәренә “Бөек Ватан сугышы узуга 75 ел” тулу уңаеннан медальләр тапшырылды. Алар исеменә исәнлек-саулык, тыныч тормышта яшик дип котлау сүзләре әйтелде.
Бөек Җиңүнең 75еллыгы якынлашу уңаеннан 27 нче февраль көнне Айдар авыл җирлегендә сугыш һәм тыл ветераннарына, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Мөгтасимов Марат Мәҗит улы һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Хазиев Рифат Рәшит улы тарафыннан "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел" юбилей медал»ләре тапшырылды. Ветераннарыбыз хөкүмәтебезгә рәхмәтле.
Мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә бик күп чаралар үткәрелә. 20 февраль көнне Шәтке авыл мәдәният йортында "Җиңү безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән район фестивале кысаларында, әлеге авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты булып узды. Әлеге концерт тамашачылар күңелендә балалар бакчасына йөрүче балалар, мәктәп укучылары тарафыннан башкарылган бихисап күп биюләр, җырлар, шигырьләр һәм “Сүнмәс йолдызлар” фольклор төркеменең театраль күренешләре, җырлары белән истә калыр. Алар тамашачылар хозурына сугыш елларындагы авыл тормышын чагылдырган “Авыл җыены”, “Сугыштан хат алу”, Урак өсте”, “Кич утыру” кебек күренешләрне тәкъдим иттеләр. Яшь гамунчылар, бертуганнар Альмир, Айбулат, аларның әтиләре Рафил Мөхәммәтхановларның да чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде. Яшь буынга беркайчан да сугыш афәтен күрергә язмасын иде. Дөньяларыбыз тыныч булсын!
26 нче февральдә Теләче урта мәктәбендә 5 - 6 нчы сыйныф укучылары арасында “Ватанны саклаучылар” көненә багышланган патриотик чара булып үтте. Әлеге чарада һәр сыйныф үзенең хәрби җыр башкару сәләтен һәм стройда атлап йөрү осталыгын күрсәтте. Зур хәзерлек алып барган 6б сыйныфы укучылары җиңүчеләр булды. Бу җиңүгә укучыларны сыйныф җитәкчесе Е.Я. Нуртдинова, әзерләде. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Безнең халыкта киң таралган уен коралларының берсе - гармун. Ләкин, хәзерге техника заманында халкыбызның ата-бабаларыбыздан калган бу уен кораллары онытылып бара. 23 февраль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл клубында, җыр-моң сөючеләрне берләштергән "Уйнагыз гармуннар" кичәсе үткәрделәр. Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мухаметшин бу матур тамашаны оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәтләрен җиткереп, кичәгә югары бәя бирде, истәлекле бүләкләрен тапшырды. "Уйнагыз гармуннар" кичәсе буыннар бәйләнешен пропагандалаучы, милләтебезнең, аның моңнарының бөеклеген аңлатучы тәрбия дәресе булды. Татар халкының киләчәген гармунсыз күз алдына да китереп булмый. Ә теләгебез бер генә: гармунда уйнаучылар бетмәсен иде дә, гармун моңнары онытылмасын иде.
Күп кенә бәйрәмнәр арасында бер үзенчәлекле - 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне бар. Исемнең үзендә Ватанны һәм үз халкыңны яклау бурычы һәм изге максат салынган. Хәзер күпләр Ватанны саклаучылар көнен Кызыл Армиянең туган көне буларак кына түгел, ә чын ир - ат-Ватанны саклаучылар көне буларак та карый. Шул уңайдан һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Шармыш авыл клубында "Ягез әле, егетләр!" конкурс-уен программасы үткәрелде.
26 февраль көнне, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Совет халкының фидакарьлегенә тирән хөрмәт күрсәтеп, Әбде авыл җирлегендә сугыш ветеранын һәм тыл хезмәтчәннәрен «Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медальләре белән бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне Васильева Анна Петровна, Насыбуллина Мөсфирә Насыйбулла кызы, Осина Елена Ильинична, Иглепова Ольга Николаевна, Морозов Василий Александрович, Иванова Елена Михайловна, Никитин Петр Павлович һәм Иванова Мария Анисимовна кабул иттеләр. Без, хәзерге вакытта яшәүче сугыш дәһшәтләрен кабатламаска тиеш. Һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм Җиңүне якынайткан барлык кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә.
Китапханәләрдә патриотик тәрбия бирү эше бәйрәм чараларын үткәрү белән генә чикләнеп калмый - ул системалы рәвештә, уйланылган һәм максатчан алып барыла. Сугыш турындагы истәлекләрне барлау һәм аларны китап укучыларга җиткерү китапханәләрнең традицион эш юнәлеше булып тора. Әлеге стендны төзүнең максаты - үсеп килүче яшь буында гражданлык - патриотик хисләр тәрбияләү, илебез һәм туган ягыбыз тарихына кызыксыну уяту иде.