26 нчы февраль көнне Үзәк урта мәктәбе базасында информатика укытучыларының «Федераль Дәүләт белем бирү стандартлары шартларында информатика дәресенә таләпләр»дигән темага семинары булып узды. Семинар кысаларында информатика укытучысы Заһидуллин Рамил Рәис улы «Текст мәгълүматын кодлаштыру» темасына дәрес һәм укытучылар өчен мастер-класс күрсәтте. Укучыларны имтиханнарга әзерләгәндә укытучыларда барлыкка килә торган оештыру мәсьәләләре буенча сорауларга җаваплар тыңланылды.
Семинарны оештырган һәм үткәргән өчен, Үзәк урта мәктәбе администрациясенә һәм укытучыларга рәхмәт белдерәбез.