Безнең халыкта киң таралган уен коралларының берсе - гармун. Ләкин, хәзерге техника заманында халкыбызның ата-бабаларыбыздан калган бу уен кораллары онытылып бара. 23 февраль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл клубында, җыр-моң сөючеләрне берләштергән "Уйнагыз гармуннар" кичәсе үткәрделәр. Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мухаметшин бу матур тамашаны оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәтләрен җиткереп, кичәгә югары бәя бирде, истәлекле бүләкләрен тапшырды. "Уйнагыз гармуннар" кичәсе буыннар бәйләнешен пропагандалаучы, милләтебезнең, аның моңнарының бөеклеген аңлатучы тәрбия дәресе булды. Татар халкының киләчәген гармунсыз күз алдына да китереп булмый. Ә теләгебез бер генә: гармунда уйнаучылар бетмәсен иде дә, гармун моңнары онытылмасын иде.