Мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә бик күп чаралар үткәрелә. 20 февраль көнне Шәтке авыл мәдәният йортында "Җиңү безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән район фестивале кысаларында, әлеге авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты булып узды. Әлеге концерт тамашачылар күңелендә балалар бакчасына йөрүче балалар, мәктәп укучылары тарафыннан башкарылган бихисап күп биюләр, җырлар, шигырьләр һәм “Сүнмәс йолдызлар” фольклор төркеменең театраль күренешләре, җырлары белән истә калыр. Алар тамашачылар хозурына сугыш елларындагы авыл тормышын чагылдырган “Авыл җыены”, “Сугыштан хат алу”, Урак өсте”, “Кич утыру” кебек күренешләрне тәкъдим иттеләр. Яшь гамунчылар, бертуганнар Альмир, Айбулат, аларның әтиләре Рафил Мөхәммәтхановларның да чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде. Яшь буынга беркайчан да сугыш афәтен күрергә язмасын иде. Дөньяларыбыз тыныч булсын!