2020 нче елның 22 нче феврале көнне Теләче муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Хәҗипов Нәҗип Нәкыйпович, Шәтке авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына “1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” юбилей медальләрен тапшырды. Медальне тапшыру тантансында район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гиниятуллин Д.С., район социаль яклау үзәге җитәкчесе Галимова Ф.М. һәм Шәтке авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф.Г. катнашты.