"Көчле рухлы: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз»

2020 елның 28 феврале, җомга

  Ямбулат авылы китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
    Шул уңайдан Ямбулат авылы китапханәчесе Ямбулат башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына «Партизан даны сукмаклары буйлап» дип исемләнгән мәгълүмати күзәтү үткәрде. Акция Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизаннарның һәм подпольщикларның батырлыгына багышлана. Тәкъдим ителгән китаплар ярдәмендә без балаларыбызны илебезнең героик үткәне мисалында тарихи-патриотик рухта тәрбияләүгә ярдәм итәргә тырышабыз, аларны разведчикларның һәм партизаннарның күренекле шәхесләренең биографиясе белән таныштырабыз, төрле яшьтәге укучылар арасында Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне популярлаштырабыз.

  Ямбулат авылы китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» дип исемләнгән III Бөтенроссия акциясендә актив катнашканы өчен диплом белән бүләкләнде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International