ВЕТЕРАННАРГА МЕДАЛЬ ТАПШЫРУ.

2020 елның 28 феврале, җомга

Бөек җиңүнең 75 еллыгы алдыннан 28  февраль көнне  авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Аны Теләче муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С.Гыйниятуллин, Теләче авыл җирлеге башлыгы  И.Р.Мараков, Теләче муниципаль районы  ветераннар Советы рәисе урынбасары С.Г.Гильмиев  һәм авыл җирлегенең мәдәният хезмэткэрлэре Л.И.Султанова , В.М.Тихонова үткәрделәр. Медальләр һәр ветеранга өйдә тапшырылды, медальләр тапшыру җылы шартларда үтте. Теләче авыл җирлеге башлыгы ветераннарга медальләр тапшырганда, һәрберсенең тормышы һәм сәламәтлеге белән шәхсән кызыксынды. Ул ветераннарга зур рәхмәт белдерде, аларга нык сәламәтлек теләде.  Ветераннар, үз чиратында, яшь буынга сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр, тапшырылган медальләр һәм күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International