ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты һәм Актаныш авыл җирлегеара үзәк китапханәсе Г.Афзал исемендәге  “Яшьләр каләме”  Республикакүләм проза әсәрләр һәм шигырь язучылар бәйгесен оештыра. Гамил Афзалның иҗат мирасын популярлаштыру, укучыларда татар әдәбиятына, сәнгатенә кызыксыну уяту, аларны патриотик рухта тәрбияләү  максатыннан уздырылучы әлеге бәйгедә Айдар авыл китапханәсе шигырь жанрында катнашып,  китапханәнең “Тамчы” клубына йөрүче Динә Шәйхетдинованың “Сугыш” шигырен тәкъдим итте.

Шармыш авыл клубы, китапханә белән берлектә, 24 февральдән 1 мартка кадәр  Масленица бәйрәменә багышланган чаралар үткәрелде. 1 март көнне авыл клубы янындагы мәйданда Масленица бәйрәме үтте.  Бәйрәм күңелле музыка белән башланып китте һәм күп кенә тамашачыларны җыйды.

28 февраль көнне мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы белән берлектә ветераннарга Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр, чәчәк букетлары тапшырдылар. Бүгенге көндә Максабаш авылында 11 тыл ветераны яши. Алар үзләрен котлаган өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Без үзебезнең тарихыбызны белергә тиеш. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк диләр. Шул максатны алга куеп 29 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә  китап укучыларыбыз белән ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан “Тарих ТАССР турында барысын да сөйли”  темасына тарихи сәгать үткәрелде. Китапханәче, укучыларга республикабыз тарихы, яшәеше, мәдәнияты, йолалары турында сөйләде. Укучылар “ТАССР тарихын беләбезме” исемле танып белү викторинасында катнаштылар. Районыбыздан чыккан күренекле шәхесләребезгә багышланган  “Шушы яктан, шушы туфрактан без” исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды.

27-29 февраль  көннәрендә Мамадыш районында  2004-2005, 2006-2007 елда туган егетләр арасында “Сабантуй” журналы призына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып үтте. Барлыгы 44 команда, 590  көрәшче катнашты. Спорт мәктәбе көрәш тренерлары Сафин Алмаз, Каримуллин Динар һәм директор Гыйниятуллин Илдар җитәкчелегендә безнең район командасы да әлеге ярышта катнашты.

1 март  көнне Казаклар  авылы клубында  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланып игълан ителгән “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестиваленең чираттагы концерты булып үтте.

29  нче   февраль   көнне Теләче урта мәктәбендә  яңа уку елында киләчәк беренче  сыйныф укучыларының ата - аналар җыелышы булып үтте. Мәктәп директоры А.Ф. Хафизов ата- аналарны мәктәпнең уставы  һәм яңа уку елында  беренче сыйныфлар өчен оештырыласы чаралар белән таныштырды. Башлангыч сыйныфларда директор урынбасары   В.Г. Мифтахова беренче сыйныфларны  туплау узенчәлекләре , балаларны мәктәпкә әзерләү турында сөйләде. Милли мәгариф буенча директор урынбасары  Д.Г. Фатхрахманова  беренче  сыйныф укучыларын туган телдә укыту, туган телдә укыту сыйныфларын  оештыру  мәсьәләләрен  яктыртып чыгыш ясады.

Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел да  уздырылучы «Май чабу» бәйрәме матур традициягә әверелде. «Май чабу” бәйрәме-иң күңелле, шау-шу куптарган, яраткан халык бәйрәме.Балалар атна буе  бу вакыйгага әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Шөгыльләрдә бу гореф-гадәтнең кайдан башлануын,  элек бу бәйрәмне ничек бәйрәм итүләрен белделәр.Балалар бакчасында “Май чабу” бәйрәмен үткәрү-балалар белән вакытны күңелле итеп уздыру һәм рус халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләү, үз тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү өчен менә дигән ысул. Бәйрәм әйлән –бәйлән уеннар белән, күңелле җырлар белән үрелеп барды. Балаларның яраткан персонажлары кызыклы уеннар оештырдылар. Алар кыюлыкта һәм тапкырлыкта, җитезлектә көч сынаштылар.

28 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гаязова Гүзәлия Казан шәһәренең 20енче татар гимназиясендә үткәрелгән   “Алиш эзләреннән” дип исемләнгән VII Бөтенрәссәй фәнни – эзләнү конференциясендә катнашты. Уңышлы чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булды. Укучыны конференциягә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Афзалова Г.Җ әзерләде. Котлыйбыз!

29 февраль көнне Теләче авылында ветераннар арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган волейбол буенча ачык турнир булып узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны - Арча районының Яңа Кенәр командасы, 2 урынны – Теләче районы командасы, 3 урынны – Саба районы, 4 урынны-Әтнә районы командасы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International