Бәйрәм бик күңелле үтте. Бәйрәм кунакларын һәм авыл халкын мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән "Сау бул, Кыш, исәнме, кызыл Яз!” дигән бай программа көтте. Әкият геройлары барлык авыл халкын конкурс-уен программасында катнашырга чакырдылар. Яңгыравыклы, дәртле халык җырлары авыл халкының кәефен күтәрделәр һәм халыкның күңелен ачтылар. Ә чара ахырында Кыш карачкы яндырылды. Барлык катнашучыларны тәмле коймак, кайнар чәй һәм ботка белән сыйладылар.
1 март көнне Казаклар авылы клубында район фестивале кысаларында «Жиңү язы мәңге йөрәкләрдә» дип исемләнгән театральләштерелгән концерт оештырылды. Концерт Бөек Ватан сугышы башлану, сугышка китү, җиңү көнен каршылау, кебек театраль күренешләр һәм Кече Кибәхуҗа үзешчәннәре чыгышлары белән бергә үрелеп барды. Бу фестивальне оештыруда Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина да бик актив катнашты.
Айдар авыл мәдәният йортында Халыкара Туган тел көне уңаеннан "Анам теле - телләр теле ,милләтемнең бердәнбере" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Кешенең бөтен тормышы тел белән тыгыз бәйләнгән булганга күрә, безнең чараның максаты-укучыларның туган телне өйрәнү һәм саклау белән кызыксынуы, үз халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү. Бу көнне мәдәният йортына кунакка башлангыч сыйныф һәм "Ромашка"балалар бакчасы балалары килде. Кычкырып уку оештырылды, балалар бик теләп телләр турында яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Сугыш тәмамлануны санаучы еллар саны арткан саен, арабызда әлеге Бөек Җиңүне якынайткан сугыш ветераннары, тыл ветераннары саны кими бара. Олы юбилей алдыннан илебез башлыгы Указы нигезендә сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру бара. Бу чара Баландыш авыл җирлегендә 27 нче февраль көнне узды. Районыбыз һәм авылыбыз җитәкчелеге, мәдәният хезмәткәрләре катнашындагы делегация Баландыш авылында яшәүче тыл ветераннарының өйләрендә булып, "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы" юбилей медален һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, хәлләрен белеп кайттылар.
Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов
катнашып, үзенең җылы теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм Ачы авыл мәдәният йорты үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды.
Шул ук вакытта, килгән тамашачы коймак, пироглар, пылау һәм кайнар чәй белән сыйлана алды.
Бәйрәм Масленица карачкысын яндыру белән тәмамланды
29 февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе Гыйниятова Л.Г. “Татарлар ” газетасы оештырган “Авылым бизәкләре” –дип исемләнгән фотоконкурска авылдагы ин матур бизәкле йортларның фотоларын, ясаган бизәкләрнең авторлары буенча язма белән катнашты. Бу конкурсның максаты татар авылларының матурлыгын,төзеклеген күрсәтү.
1 март көнне Әбде авыл җирлегендә Кышны озату һәм язны каршылауга багышланган традицион Масленица бәйрәме узды.
Халык бәйрәме гадәттәгечә Әбде авыл җирлеге башлыгы Н.М.Домолазовның сәламләү сүзе белән башланып китте.
Бәйрәм Әбде авыл мәдәният йорты үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды.
Шул ук вакытта, килгән тамашачы коймак, пироглар, пылау һәм кайнар чәй белән сыйлана алды.
Күңелле эстафеталар бәйрәмгә аерым атмосфера тудырды. Бәйрәм кунаклары Масленица атналыгының халык традицияләрен искә төшерделәр: халык җырларын җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, көч сынаштылар.
Бәйрәм Масленица карачкысын яндыру белән тәмамланды
Шул уңайдан, 29 февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә “Туган туфрагыннан илһам алып” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә язучының төрле елларда басылып чыккан китаплары урнаштырылды, китапларга күзәтүләр үткәрелде. Китап укучылар Рашат Низамиевның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.
1 март көнне Айдар мәдәният йортында, дискотека алдыннан яшүсмерләр өчен "Наркомания-авыру яки җинаять" дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде. Яшьләргә наркотикларга бәйле кешене тышкы кыяфәттә танып, әлеге куркыныч чиргә ничек ияләшмәскә дигән мәгълүмат бирелде. Наркотик матдәләр кулланучы кеше-авыру кеше һәм бу чирне бары тик көчлеләр генә җиңеп чыга ала. Шулай ук яшьләр наркотикларны куллану һәм тарату закон тарафыннан эзәрлекләнүләрен дә белделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» Илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта кече эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.