Бөек Җиңүне якынайткан сугыш ветераннары, тыл ветераннары саны кими бара.

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Сугыш тәмамлануны санаучы еллар саны арткан саен, арабызда әлеге Бөек Җиңүне якынайткан сугыш ветераннары, тыл ветераннары саны кими бара. Олы юбилей алдыннан илебез башлыгы Указы нигезендә сугыш һәм тыл ветераннарына  юбилей медальләрен тапшыру бара. Бу чара Баландыш авыл җирлегендә 27 нче февраль көнне узды. Районыбыз һәм авылыбыз җитәкчелеге, мәдәният хезмәткәрләре катнашындагы делегация  Баландыш авылында яшәүче тыл ветераннарының өйләрендә булып, "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы" юбилей медален һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, хәлләрен белеп кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International