Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов
катнашып, үзенең җылы теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм Ачы авыл мәдәният йорты үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды.
Шул ук вакытта, килгән тамашачы коймак, пироглар, пылау һәм кайнар чәй белән сыйлана алды.
Бәйрәм Масленица карачкысын яндыру белән тәмамланды