Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан игълан ителгән “Җиңү безнең йөрәкләрдә”дип исемләнгән сәнгать фестивале концертлары дәвам итә.

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

1 март көнне Казаклар авылы клубында район фестивале кысаларында «Жиңү язы мәңге йөрәкләрдә» дип исемләнгән театральләштерелгән концерт оештырылды. Концерт Бөек Ватан сугышы башлану, сугышка китү, җиңү көнен каршылау, кебек театраль күренешләр һәм Кече Кибәхуҗа үзешчәннәре чыгышлары белән бергә үрелеп барды. Бу фестивальне оештыруда Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина да бик актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International