Якшәмбе 1 нче март көнне Үзәк бистәсендә Кыш белән саубуллашуга багышланган традицион күңел ачулар узды.

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Бәйрәм бик күңелле үтте. Бәйрәм кунакларын һәм авыл халкын мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән "Сау бул, Кыш, исәнме, кызыл Яз!” дигән бай программа көтте. Әкият геройлары барлык авыл халкын конкурс-уен программасында катнашырга чакырдылар. Яңгыравыклы, дәртле халык җырлары авыл халкының кәефен күтәрделәр һәм халыкның күңелен ачтылар. Ә чара ахырында Кыш карачкы яндырылды. Барлык катнашучыларны тәмле коймак, кайнар чәй һәм ботка белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International