Айдар авыл мәдәният йортында Халыкара Туган тел көне уңаеннан "Анам теле - телләр теле ,милләтемнең бердәнбере" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Кешенең бөтен тормышы тел белән тыгыз бәйләнгән булганга күрә, безнең чараның максаты-укучыларның туган телне өйрәнү һәм саклау белән кызыксынуы, үз халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү. Бу көнне мәдәният йортына кунакка башлангыч сыйныф һәм "Ромашка"балалар бакчасы балалары килде. Кычкырып уку оештырылды, балалар бик теләп телләр турында яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар.