1 март көнне Казаклар авылы клубында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланып игълан ителгән “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестиваленең чираттагы концерты булып үтте.
Әлеге концертта Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе коллективы да чыгыш ясады һәм бу юлы да чыгышның зур бизәге булды. Яшь талантлар үзләренең җырлары, биюләре, шигырьләре белән беркем дә, бернәрсә дә онытылмаганлыгын кабат исбатладылар.