Шармыш авыл клубы, китапханә белән берлектә, 24 февральдән 1 мартка кадәр Масленица бәйрәменә багышланган чаралар үткәрелде. 1 март көнне авыл клубы янындагы мәйданда Масленица бәйрәме үтте. Бәйрәм күңелле музыка белән башланып китте һәм күп кенә тамашачыларны җыйды. Традицион уеннар уйналды: капчык киеп йөгерү, чаңгыда шуу, аркан тарту, такмаклар һәм биюләр конкурсы. Бәйрәм традицион Май чабу әйлән- бәйләненнән башка узмады. Бәйрәмне матур итеп җигелгән җигүле атлар бизәде. Барлык катнашучылар кайнар чай, коймак, пироглар, баранкалар һәм татлы әтәчләр, поп- корн һәм татлы мамык белән сыйландылар. Бәйрәм дәвамында барлык катнашучылар өчен "Сударушка" халык коллективы башкаруында җырлар яңгырады.