27-29 февраль көннәрендә Мамадыш районында 2004-2005, 2006-2007 елда туган егетләр арасында “Сабантуй” журналы призына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып үтте. Барлыгы 44 команда, 590 көрәшче катнашты. Спорт мәктәбе көрәш тренерлары Сафин Алмаз, Каримуллин Динар һәм директор Гыйниятуллин Илдар җитәкчелегендә безнең район командасы да әлеге ярышта катнашты.