ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Әлеге чара балаларга китап дөньясына чумарга мөмкинлек биргән мавыктыргыч программа. Чарада катнашучылар китап эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирделәр, шулай ук китапханә киңлегендә ориентлаша белделәр. Библиокешинг Яңа ел күргәзмәсеннән табылырга тиешле табышмактан башланды. Төрле юнәлешләрне эзләп, балалар Кыш бабай белән бергә китап фонды буйлап сәяхәт иттеләр, кирәкле китап киштәсен, авторын таптылар. Утрауга килеп җиткәч төп хәзинәнең, үзләреннән бик күп кызыклы хикәяләр, әкиятләр һәм шигырьләр укып була торган китаплар икәненә төшенделәр.

Бәйгедә катнашучылар үз рәсемнәрендә: Яңа ел чыршысы, Кар кызы, кышкы табигать күренеше, күңелле әкият персонажлары, балалар өчен булган кышкы уеннар һәм, әлбәттә, Яңа ел символы Еланны бик теләп сурәтләделәр. Шулай ук кыш фасылы турында табышмаклар чиштеләр һәм матур шигырьләр сөйләделәр. Балалар буяу карандашлары ярдәмендә кышның бөтен матурлыгын, ялтырап торган карны һәм хәтта каты салкынны да ясап күрсәттеләр.

Әлеге акциядә  Кыш бабай да, Кыш бабайның алыштыргысыз ярдәмчесе – Кар Кызы да, әкият геройлары да катнашты. Акциянең максаты - китап укучыларга үзләренә ошаган китапны сайлап алу һәм Яңа елны үзләренә ошаган китап белән башлау мөмкинлеге булдыру. Укучыларга бу көннәрдә  авторларның төрле жанрдагы китаплары тәкъдим ителде, «Китаплы кәнфит» дигән татлы бүләк тәкъдим ителде. Акциядә катнашучыларның барысы да бу көннәрдә китапханәдән китаплар белән генә түгел, бүләкләр белән дә киттеләр. Шулай итеп, бәйрәмчә атмосферада китапханәдә китап укучыларны яңадан теркәү башланды. Бәйрәм уңышлы узды, ә һәр укучы матур кәеф һәм Яңа Ел бәйрәмнәренең озын кышкы кичләрендә уку өчен яраткан китабын алды.

Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә 3 гыйнвар  көнне “Кем зирәк -  әйт  тизрәк” дип исемләнгән табышмаклар сәгате үткәрелде. Балаларга халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар турында аңлатылды. Аннары балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр. “Татар халык иҗаты” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Кышкы каникуллар әкиятләрсез булмый һәм 3 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсе яшь укучыларны «Кышкы сихри әкият дөньясына сәяхәт» кә чакырды. Балалар: «Морозко», «Снегурочка», «Два Мороза», «По-щучьему веленью», «Снежная королева», «Серебряное копытце», «Госпожа метелица», «Лисичка-сестричка и серый волк» һ.б. кебек әкиятләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Шулай ук, кыш темасына табышмаклар чиштеләр, әкият исемендәге хатаны төзәтү, өзек буенча төп геройны һәм әкиятне тану кебек бәйгеләрдә актив катнаштылар. Чара ахырында балалар «Тылсымлы-кыш безгә могҗиза бүләк итә» дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге, әле бер дә укылмаган «кышкы» әкиятләр белән таныштылар һәм өйдә уку өчен үзләренә ошаган бер китапны сайлап алдылар.


3
гыйнвар, 2025 ел
җомга

3 гыйнвар көнне Теләче җирлекара китапханәсендә кышкы каникул вакытын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, “Волшебство Новогодних огней” исемле күңел ачу чарасы үткәрелде. Балалар яңа елга багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, бергәләшеп күңелле уеннар уйнадылар. Сихерле әкият дөньясына чумып төрле халыкларның әкиятләрен кычкырып укыдылар. Бәйрәм чарасы һәркемгә уңай хис-кичерешләр һәм яңа ел кәефе бүләк итте!


28
декабрь, 2024 ел
шимбә

Яңа ел-мәктәп укучыларынын иң яраткан бәйрәмнәренең берсе.  27 декабрь көнне  Баландыш төп мәктәбендә Яңа ел бәйрәме узды. Балалар Кыш бабай, Кар кызын һәм тиздән аяк басачак елның хуҗасы – яшел төстәге Агач еланны  каршыладылар. Укучылар шигырьләр сөйләде, җырлады, биеде, әйлән - бәйлән уйнады. Кыш бабай аларга үзенең татлы күчтәнәчләрен таратты. Бәйрәмгә әти-әниләр дә чакырылган иде. Бәйрәм һәркемгә бик ошады. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән!!!

Программада биюләр, җырлар, геройлар белән уеннар булды, балалар шигырьләр сөйләделәр һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза тудырды. Тамаша башланганнан бирле әкият геройлары төлке, бүре, Кар бабай һәм Кар Кызы балаларны әкиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп итте. Барысы да канәгать калды.

Яңа китаплар карау, матур иллюстрацияләргә соклану, әдәби геройлар дөньясына чуму нинди күңелле.

 “Яңа елга - яңа китап белән” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү оештырган Теләче үзәк китапханәсе үз укучыларына яңа китаплар һәм вакытлы матбугат белән танышырга тәкъдим итә.


27
декабрь, 2024 ел
җомга

Бу көнне Үзәк авыл китапханәсендә урта һәм өлкән сыйныф укучылары әти-әниләренә открытка ясауда актив катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International