Бәйрәм кәефен күтәрү өчен һәм «Каникуллар китапханә белән» программасы кысаларында Шармыш авыл китапханәчесе 1 гыйнвар көнне яшь укучыларны «Новогодние минутки – сказки, игры, прибаутки» исемле күңел ачу программасында катнашырга чакырды. Чарада катнашучылар төрле конкурсларда катнаштылар. Аннары балалар Кар кызы һәм Кыш бабай үткәргән «Кышкы карусель» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, Яңа ел һәм кыш турындагы табышмакларны чиштеләр. Моннан тыш, чарада катнашучылар «Новый год похож на сказку» күргәзмәсе белән таныштылар.
Бәйрәмдә барлык балалар әти әниләре белән бергәләп бәйрәм кичәсендә күңел ачтылар. Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнделәр, биеделәр, җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр һәм уеннар уйнадылар. Кыш бабай бәйрәм барышында иң яхшы җырлаучы, шигырь сөйләүче балаларны бүләкләде.
Бу очрашуда Равил гуманитар ярдәм күрсәткән район, авыл халкына һәм барлык җитәкчеләр белән беррәттән китапханәбез каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсенә олы рәхмәтләрен җиткерде. Үз хезмәте турында бик аз сөйләүче хәрбиебез “Без тиздән җиңү белән кайтачакбыз”, - дип күңелебезгә җылы салды. Равил– авылыбыз герое, без аның белән горурланабыз! Барлык егетләребезнең дә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, Равилне кабат хезмәткә озаттык.
Балаларга бәйрәм бүләк иткән Кыш бабай һәм Кар кызы рольләрен башкаручыларга зур рәхмәт! Яңа ел барыбызга да исәнлек-саулык, бәхет, уңышлар алып килсен! Дөньялар тыныч булсын!
Бәйрәмдә балалар өчен төрле кызыклы уеннар уйнатылды, костюмнар парады булды, балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Кыш бабай һәр балага үзе белән алып килгән күчтәнәчләрен өләште.
Балалар Кыш бабай, Кар кызы белән берлектә рәхәтләнеп күңел ачтылар: яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле ярышларда үзара көч сынаштылар. Бәйрәм барышында иң яхшы җырлаучы, шигырь сөйләүчеләр, төрле җәнлек киеменнән киенеп килүче балалар бүләкләнде.
5 гыйнвар көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Яшел чыршы дусларын җыя” дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар. Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан һәр балага күчтәнәчләр таратылды. Дөньяларыбыз тыныч булып, һәрвакыт шулай балаларның көләч йөзләрен, шатлыклы авазларын ишетеп торырга язсын.
Җиргә кар патшасы төшә һәм әйләнә тирә дөнья әкиятне хәтерләтә. Бу ел фасылы вакытында барысы да искитекеч матур! Хәттә кышның салкыннары да яхшы, чөнки нәкъ менә алар туган йортларының җылысын, рәхәтлеген яратырга һәм кадерен белергә өйрәтәләр. Ә кышкы куңел ачулар ни генә тора? Елның бу вакытында табигатьне тасвирлау — чын ләззәт. 4 гыйнвар көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә балалар өчен «Исәнме кыш!» дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды. Балалар үзләренең кыш турындагы фантазияләрен ак кәгазь битләренә ясадылар.
Һәр кулланучының беренче булу мөмкинлеге бар иде. Моның өчен китапханәгә килеп, яраткан китабыңны, призыңны һәм кышкы салкын кичтә укудан ләззәт алырга кирәк! Акциядә беренче катнашучыларны күңелле сюрприз белән сөендерделәр: китапханәчеләр котлавы, кечкенә бүләк һәм истәлеккә матур фото! Шулай ук кунаклар игътибарына «Барысы да Яңа ел турында» күргәзмәсе тәкъдим ителде, биредә укучылар Яңа ел тематикасы буенча төрле әдәбият белән таныштылар.
3 гыйнвар көнне Иске Җөри модель китапханәсендә танылган язучы, шагыйрә, журналист, рәссам, якташыбыз Дания Гайнетдинованың туган көне уңаеннан балалар белән “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәчеләр балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, яшьләребез язучының туган як, туган як табигатенең гүзәллеген чагылдырган әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар.