ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2024 ел
җомга

10 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсенә, “Китаплар яши торган йорт” дигән экскурсиягә кечкенә китап укучылар – Шәтке урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары килде.

Бөек рус шагыйре, драматург, прозаик Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тулу уңаеннан 10 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Лермонтов шигърияте көне” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. 26 ел яшәү гомерендә ул гаҗәеп күп әсәрләр иҗат итә. Иң күренекле әсәрләре: "Бородино", "Герой нашего времени", "Демон", "Маскарад", "Мцыри", "Думы". 400 дән артык шигырь, шигырьләренә күп җырлар, романслар, опера, симфония әсәрләре язылган.

7 октябрь – балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең тууына 75 яшь тулу уңаеннан Иске Җөри авыл модель китапханәчеләре кече яшьтәге китап укучылар өчен «Кыйбласы – балачак иле» дип исемләнгән әдәбият сәгате үткәрделәр.


11
октябрь, 2024 ел
җомга

Һөнәри юнәлеш бирү һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре өчен финанс грамоталылыгын өйрәнү кысаларында тәрбиячеләр Хуҗина Р.Г., Минһаҗева Г.Р., Хафизова Н. Р. “Ак Барс” банкына – «Акча яши торган йорт”ка экскурсия үткәрделәр.


9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга бара дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләрнең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, уеннарын, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган.

Шул уңайдан Шармыш авыл китапханәсендә «Сельское хозяйство от А до Я» исемле китап күргәзмәсе әшләнде. Күргәзмәдә йорт яны хуҗалыгы, яшелчәчелек буенча әдәбият, шулай ук рецептлы китаплар тәкъдим ителде. Теләге булган һәркем үзен кызыксындырган тема буенча китап ала алды.

Китап күргәзмәсендә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче танылган татар язучысы, шагыйрь һәм драматург Рәшит Бәшәр иҗаты тәкъдим ителде. Рәшит Бәшәр — татар телендә кеше күңелен тирәнтен аңлаучы, якты образлары һәм тирән фәлсәфи мәгънәләре белән аерылып торган бик күп әсәрләр авторы. Күргәзмәдә Рәшит Бәшәрнең балалар китапларына аерым игътибар бирелде. Балалар белән аның иҗат юлы белән таныштык, шагыйрьнең шигырьләре кычкырып укылды. Шагыйрьнең китаплары балаларда хезмәт сөючәнлек, ихласлык, хайваннарга һәм туган табигатькә карата дөреслек кебек сыйфатлар тәрбияли.

8 октябрь көнне район балалар  ижат йорты  базасында Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Юл куркынычсызлыгы әлифбасы» исемле шигырьләр һәм җырлар конкурсы булып узды . Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы 11-14 яшьлек укучылар  арасында 2 урынны яулады. Җитәкчесе  Сафина А. Э. Шул ук конкурста 7 нче класс укучысы Саруханян М. 3 нче урынны, ә 5 нче класс укучысы Гыйлаҗиева М. грамота белән бүләкләнде. Җитәкчесе Мөбәрәкшина Ф.Г. Котлыйбыз!

Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәр (Рәшит Гаффар улы Бәшәров) 1949 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Яңил авылында туа. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясенә 75 яшь тула.

Укытучылар көне безнең һәрберебезгә кагыла: чөнки без барыбыз да кайчандыр мәктәпкә йөрдек, белем алдык һәм тормышның акыллы фәннәрен үзләштердек. Һәм безне бу белем дөньясына махсус кеше - укытучы алып барды!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International