Ел саен 11 сентябрьдә алкогольгә бәйлелек һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан Бөтенроссия аеклык көне үткәрелә. 10 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр белән “Аек бул-җәмгыятькә лаек бул!” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
10 сентябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” программасы кысаларында үткәрелгән “Татар орнаменты” мастер-классы балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды. Чара барышында балалар орнаментның нәрсә икәнен, аның ритмик чиратлашу принципларын өйрәнделәр. Шулай ук аларга татар орнаментларының төрле стильләре һәм вариантлары белән танышырга мөмкинлек бирелде. Укучылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтеп, чигү үрнәкләре төшереп, кулъяулыклар чиктеләр. Бу төр мастер-класслар балаларда татар мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә кызыксыну уята, аларның иҗади сәләтләрен үстерә һәм халыкның мәдәни мирасын саклауда ярдәм итә.
Чарада уенчылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен тикшерделәр һәм биремнәрне үтәделәр. Уен берничә раундтан торды, анда катнашучылар язучылар тормышыннан һәм аларның әсәрләреннән кызыклы фактларны искә төшерделәр, китапның төзелеше буенча сорауларга җавап бирделәр, шулай ук укылган өзектән әсәрнең авторын һәм исемен билгеләделәр. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч узды, катнашучыларның әдәбиятка булган кызыксынуын арттырды.
Бу җинаять ришвәт, вазыйфаи ришвәт алу, мошенниклык яки урлау, янап куркыту, милек яки матди байлыкларны туздыру рәвешендә чагыла. 6 сентябрьдә Шәдке авылы мәдәният хезмәткәрләре “Коррупция нәрсә ул?” дигән информация сәгате үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар коррупция сүзенең мәгънәсен, аның асылын, эчтәлеген һәм чагылышын, аның белән ничек көрәшергә кирәклеген белделәр. Чарада катнашучылар коррупция темасына “Ришвәт нәрсә ул?” һәм «Ришвәт бүләктән нәрсә белән аерыла?» дигән сорауларга җавап бирделәр.
6 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында «Әдәби калейдоскоп» интеллектуаль уены үткәрелде. Чарада укучылар «Хәрефләр буталды», «Ә син беләсеңме?», «Акыл өчен зарядка» кебек мавыктыргыч логик уеннарда катнаштылар. Шулай ук «Әдәби терминнар», «Геройны уйла», «Әдәби калейдоскоп» конкурслары да оештырылды. Укучылар әдәби сорау һәм җаваплар иленә сәяхәт кылдылар, танылган язучыларның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактларны искә төшерделәр. Уенда катнашучылар китаплардан цитаталар, афоризмнар тыңладылар, авторларны һәм әсәрләрнең исемнәрен билгеләделәр. Чара дустанә атмосферада узды һәм укучыларның әдәбиятка булган кызыксынуын арттырды.
11 сентябрь көнне, Бөтенроссия аеклык көне кысаларында, сәламәт һәм аек яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Трезво жить здорово» дип исемләнгән мәгълүмати-профилактик акция үткәрделәр. Акциядә катнашучыларга алкогольнең кеше организмына зыяны һәм кире кайтарылмый торган йогынтысы турында мәгълүмат бирүче буклетлар тапшырылды. Әлеге акция кешеләрне алкоголь куллануның куркынычлары турында уйланырга, үз сәламәтлегенә җаваплы карарга этәрә.
Олы Мишә урта мәктәбе укучылары, Ватанны саклаучылар елы уңаеннан патриотик тәрбия бирү максаты белән, Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар һәм авылыбызның сугыш һәм тыл ветераннары турында мәгълүмат тупланган альбомнар белән таныштылар.
10 сентябрь көнне “Туган авыл” кафесында Теләче җирлекара китапханәсе һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Чәй өстәле – гаиләнең җаны” милли аш-су әзерләү буенча РСФСРның Атказанган сәүдә хезмәткәре Юныс Әхмәтҗәнов исемендәге район бәйгесендә катнашып “Десерт” номинациясендә I урынга лаек булды.
8 сентябрь көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды.
"Янгын куркынычсызлыгы, финанс мошенниклыгына, шулай ук мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен кулланып наркотик чараларның законсыз әйләнешенә каршы тору». Әлеге тема буенча әңгәмә узды. Җыелышта янгын куркынычсызлыгы темасы буенча МОНД һәм ПРНЫҢ Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча УНД һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе өлкән инспекторы Л.М. Хәкимуллин чыгыш ясады. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы РМБ методисты Л.Д. Шакирова да катнашты. Ул укучыларның туклануы темасына чыгыш ясады һәм анкета үткәрде.
1 сентября стал не только днем знаний, но и стартом акции «Бегущая книга-2025», в которой активно участвовали сотрудники Старозюринской сельской модельной библиотеки. «Бегущая книга» – это ежегодная масштабная социокультурная акция, объединяющая десятки тысяч библиотекарей и любителей чтения. Она вдохновляет людей на знакомство с литературой, расширяет горизонты и создает уникальную атмосферу общения и обмена знаниями. Книга – это бескрайнее море знаний и приключений, в котором каждый может найти что-то свое. Пусть любовь к чтению никогда не угасает, а страницы книг продолжают открывать новые миры и дарить вдохновение!