ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

3 май көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә, Җиңүнең 78 - еллыгы уңаеннан, “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдәге укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителгән китаплар Бөек Ватан сугышында катнашучылар Ватан өчен, Туган ил өчен нинди батырлыклар кылганын, аларның аяусыз көрәшләрен, сугыш вакытындагы тормыш, көнкүреш вакыйгаларын сөйли. 


5
май, 2023 ел
җомга

Бу сугыш кырларында һәлак булганнар турында изге истәлек.

Питрәч, Лаеш районнары катнашкан әлеге ярышларда спорт мәктәбе тренерлары җитәкчелегендә безнең  районның яшь йөзүчеләре дә әлеге ярышларда катнашып кайтты.

Безнең балалар бакчасы бөек бәйрәм алдыннан илебезнең һәр шәһәрендә, һәр авылында уза торган «Җиңү варислары» акциясендә катнашты. Бакча хезмәткәрләре һәм балалар көче белән бакчаның тәрәзәләре Җиңү символлары белән бизәлде.

Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында «Җиңү Көне» тематик атнасы кысаларында чаралар уза. Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әхлакый – патриотик сыйфатлар һәм үз Ватаны өчен горурлык хисләре тәрбияләү.

 Балалар бакчасы коридорында балалар рәсемнәре , балалар һәм ата-аналарның уртак эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган.

2 май елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә Ачы авыл китапханәсендә «Написано войной, увековечено литературой» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Россиядә педагог һәм остаз елына һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм  традицияләр елына багышланган  "Мин-журналист-2023" II Республика күләм яшь журналистлар бәйгесендә катнаштылар.

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегендә Россия Социаль фонды идарәсе рәисе Сергей Чирков җитәкчелегендә  фондның территориаль органнары эшен камилләштерү Советының беренче утырышы узды.

«Үлемсез полк» акциясе  9 май бәйрәменә күркәм төс өстәүче традицияләрнең берсенә әверелде. Бүген Олы Мишә урта мәктәбе укучылары сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган авылдашларының фотосурәтләре белән урамга чыкты. Бу көнне Җиңү байрагы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флаглары күтәрелде.  «Җиңү көне. Үлемсез полк» темасына үткәрелгән  дәрестә укучылар «Үлемсез полк» хәрәкәтенең барлыкка килү тарихы һәм аның Бөек Ватан сугышында катнашучыларның истәлеген саклаудагы роле турында фикер алыштылар.

3 нче май көнне, Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Алан авылында яшәүче   тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның күчтәнәч тутырылган пакетлары тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International