3 май көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре ял паркында “Халкыбыз батырлыгы мәңгелек” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Бу чарада балалар халкыбызның Бөек Ватан сугышындагы тиңдәшсез батырлыгы турында тыңлап, Ватаныбыз өчен горурлык хисләре кичерделәр.
Алар безгә Җиңүнең нинди кыйммәт бәрабәренә яулануын аңларга, тормышыбызны, кешелеклелекне һәм гаделлекне бәяләргә өйрәтәләр. Бөек Җиңү көненә багышлап, Теләче җирлекара китапханәсендә “Сугыш турында китаплар сөйли” (В книжной памяти мгновения войны) дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.
29 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә “Урман утырту көне” акциясе кысаларында агач утырту оештырылды. Әлеге акциядә Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты. Барлык катнашучылар да уртак хезмәттән уңай тәэсирләр алдылар.
Анда күпме җиләк һәм гөмбә бар! Ә чәчәкләрнең ниндие генә юк. Алар барысын да сокланырга, матурлыкка сөенергә, чиста саф урман һавасын суларга чакыралар.
Олы Мишә гомумбелем бирү мәктәбе укучылары “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Теләчеинформ” филиалы оештырган якташыбыз, ветеран - журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышланган “Яшь журналист” иҗат бәйгесендә актив катнашып, призлы урыннар алдылар. Бу бәйге яшүсмерләрдә өстәмә белем һәм гамәли журналистик күнекмәләр алу омтылышын стимуллаштыру, яшьләрнең гражданлык җаваплылыгын тәрбияләү максатыннан оештырылган иде.
Абде авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган чаралар үткәрә. Китапханәдә 2023 ел - Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан даими эшләүче китап күргәзмәсе эшли. 2 май көнне «Светлый мир народной культуры» дигән исем астында танып белү сәгате узды.
Китаплар укыганда, кеше һәрвакыт өйрәнә, яңалыкны белә һәм нәтиҗәдә тирә-юньдәгеләргә кызыклы була. Китаплар арасында иң гаҗәпләре - әкиятләр. Әлбәттә, һәр баланың беренче китаплары - әкиятләр. Балачакта ишеткән беренче әкиятләр балаларны яхшылыкны яманлыктан аерырга өйрәтә. Шуңа күрә әкиятнең төп максаты - игелек тәрбияләү.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Теләче 2нче балалар бакчасында “Макулатура җый-агачны саклап кал!" экологоик акциясе оештырылды. Акциянең төп максаты әти-әниләрне балалар белән бердәм файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү, көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыюга этәрү һәм үсеп килүче яшь буын вәкилләрендә табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү иде.
Бу сүзтезмәдән дә куркынычракны күз алдына китерү авыр. Сугыш меңләгән малайлар һәм кызлар язмышын кызганмады. Бүгенге балалар алардан үз Ватанына тугрылык һәм мәхәббәт, кыюлык, батырлык һәм ныклыкны өйрәнәләр.
МБГБУ - ТР Теләче районы Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе беренчел профсоюз оешмасы Гомумроссия мәгариф Профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы уздырган Беренче Май акциясе кысаларында 2023 елның 25-29 апрелендә мәктәп хезмәткәрләре өчен «Профсоюз укулары " үткәрде. Акциянең максаты безнең мәктәптә профсоюз хәрәкәтен популярлаштыру иде. Бу укулар вакытында профсоюз әгъзалары үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.