Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында уздырылган әлеге акциянең максаты - китапка кызыксыну уяту, күп укыла торган балалар әдәбиятын, китапханә фондына яңа кайткан китапларны пропагандалау, шулай ук кайчандыр яратып укылган һәм лаексыз рәвештә онытыла барган китапларга игътибарны арттыру иде.
Театр турында шулкадәр күп язылган ки, безгә аны өр-яңадан ачу, мөгаен, мөмкин булмастай эштер. Хәтта борынгы греклар да, шәһәр төзергә керешер алдыннан, башта театрның кайда булачагын уйлаганнар. Юкка гына түгелдер. Кайсы гына шәһәргә килсәң дә, анда театр булмаса, шәһәрнең үз йөзе юктыр кебек тоела. Телисезме-теләмисезме, рухи дәрәҗә барыбер театр, сәнгать һәм мәдәниятнең торышы белән билгеләнә. Тулырак мәгълүмат алыр өчен сезне, 25 марттан 29 мартка кадәр Олы Нырсы китапханәсендә куелган күргәзмәдә көтеп калабыз.
Район авыл хужалыгында эшлэуче хужалыклардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 3 апрель конне мондый чара Г.Ф. Ахметова КФХ да башкарылды.
Теләче районы, муниципаль этапта 8 номинация буенча җиңүчеләрне, шулай ук «Россия сувенирлары» күргәзмәсен тәкъдим итте. Чарада гомуми белем бирү учреждениеләреннән һәм Балалар иҗат үзәгеннән 100 дән артык бала катнашты.
Аның максаты - татар теле, әдәбияты, мәдәниятен саклау һәм үстерү. Әлеге конкурста безнең районнан Алан, Шәтке һәм Баландыш мәктәпләреннән 6 укучы катнашты.
5 апрель көнне МБГБУ – Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында Теләче муниципаль районы биология һәм химия укытучыларының «Биология дәресләрендә укучыларга экологик тәрбия бирү» темасына семинары узды. Семинар кысаларында Олы Мишә урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Л.Г. Шәяхмәтова 7 сыйныфта «Кошларның табигатьтә һәм кеше тормышында әһәмияте.
5 нче апрель көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Җаббарова Фәридә һәм 8 сыйныф укучылары Заһидуллина Нурфия, Гайнетдинова Назлыгөл «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсында катнаштылар.
Баландыш төп мәктәбендә территорияне чистарту буенча 5 нче апрель көнне средник оештырылды.Бу чарада укучылар да, укытучылар да , техник хезмәткәрләр дә тырышып эшләделәр. Кипкән яфракларны, үләннәрне тырмаладылар, кар астыннан чыккан чүп-чарны җыйдылар.Мәктәп участогында чисталык һәм тәртип урнашты.
Балалар китабы бәйрәмен язучы Лев Кассиль уйлап тапкан. Бу көн очраклы рәвештә генә уйлап чыгарылмаган, чөнки, бу көнне китапханәчеләр укучыларны күп кенә язучылар белән таныштыралар яки киресенчә язучылар укучылар белән очраша. Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәсендә китапханә дәресе уздырылды. Китапханәче Газизова Р.Ш. Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына китап белән сак эш итү кагыйдәләрен искә төшерде һәм укучылар белән искергән китапларга вак ремонт ясады.
Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул, балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп балалар китабы авторы, әкиятче Г. Х. Андерсен исеме белән бәйле. Әлеге дата уңаеннан 4 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Яраткан китаплар арасында” дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде. Чара барышында укучылар әдәби геройлардан биремнәр үтәделәр, кроссворд чиштеләр, китаплар турында викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Китапханәдә шундый “могҗиза-агач” үсеп чыкты, анда алмалар түгел, ә аяк киеме, итекләр барлыкка килде! Аларның һәрберсенә табышмаклар язылган. Укучылар табышмакларга җаваплар да таптылар. Чара күргәзмәдәге китапларга күзәтү белән тәмамланды.