ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

5 декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Закон буенча яшә – намус белән эш ит» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде һәм коррупциягә каршы юнәлештәге видеоролик күрсәтелде. Балалар инде кечкенәдән үк җәмгыятьтәге кимчелекләр турында күзаллыйлар, өлкәннәрнең начар гамәлләрен хупламыйлар, илебездә коррупция булырга тиеш түгел дип саныйлар. Әлеге әңгәмә ришвәт алу проблемасын хәл итүгә этәргеч ясар дип ышанабыз.

Бу көн 2004 елдан башлап ел саен билгеләп үтелә. Халыкара көннең максаты-коррупция проблемасын аңлауны һәм коррупцияне кисәтүдә һәм аңа каршы көрәштә Конвенциянең ролен тирәнәйтү. 5 декабрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә “Стоп, коррупция!" дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Анда укучыга  коррупция турында вакытлы матбугатта чыккан мәгълүмат, буклетлар, ришвәтчелек проблемасы чагылдырылган әдәбият тәкъдим ителә. Күргәзмәдәге А. Грибоедовның «Горе от ума», А. Пушкинның «Дубровский», Н. Гогольнең «Ревизор», А. Островскийның «Гроза», «Пучина”,  Д. Мамин-Сибирякның «Хлеб», М. Салтыков-Щедринның «Господа Головлевы», «Письма к тетеньке», Ильф и Петровның «Золотой теленок» әсәрләре укучыларда кызыксыну уятты.

2022 елның 25 ноябрендә ел саен үткәрелә торган «Татарча диктант» акциясе узды. "Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә. Быел акция үткәрү өчен барлык гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, шулай ук районның өстәмә белем бирү учреждениеләре теркәлде. Бу мәйданчыкларда 1146 кеше диктант язган. Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге хезмәткәрләре шулай ук акциягә кушылды.

11-27 ноябрь көннәрендә Теләче муниципаль районының мәгариф оешмаларында "Экологик диктант» акциясе үткәрелде. Чара ел саен укучыларның экология, биологик төрлелекне саклау һәм өйрәнү, экологик культура нигезләрен формалаштыру, табигатькә карата шәхси мөнәсәбәт, әйләнә-тирәлекнең экологик чисталыгы өчен әхлакый җаваплылык мәсьәләләренә карата кызыксынуын арттыру максатында үткәрелә.

Олы Мишә  урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гилазова Таңчулпан XXII “Иделем Акчарлагы” яшь  язучылар бәйгесендә катнашып,”Проза” номинациясендә III урынга лаек булды. Афәрин, Таңчулпан! Алга таба сиңа уңышлар телибез .

Халкыбызның рухи мирасын саклау, милли бизәкләргә мәхәббәт тәрбияләү, яшьләрне чигү тарихы белән таныштыру максатыннан, сөлге чигү буенча мастер-класс үткәрелде.

2 декабрьдә Балалар иҗат үзәге методисты Гәрәева Р. Р. «Теләче муниципаль районы Балалар иҗаты үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше» дип аталган алдынгы педагогик тәҗрибә алмашу буенча «Киләчәктә бала һөнәрен сайлауда өстәмә белем бирүнең роле»дигән темага республика түгәрәк өстәлендә чыгыш ясады.

3 декабрь көнне район мәдәният йортында буыннар арасындагы бәйләнешне, туганлыкны ныгыта, нәсел тармакларын барлауны максат иткән “Шәҗәрә – Моя родословная” Бөтенроссия фестиваль- бәйгенең финал өлеше булып үтте.

Традиция буенча аны гаилә һәм дуслар даирәсендә билгеләп үтү гадәткә кергән. Безнең хәрбиләргә ярдәм итү өчен «солдатларга балалардан Яңа Ел открыткалары»акциясе үтә. Иске Җөри урта мәктәбе укучылары акциядә актив катнаштылар! Аны
«Без бергә " волонтерлык хәрәкәте оештырды.Чөнки еш кына бу беркатлы юлламалар, һәр көн үлем астында йөрүче өлкән ир-атлар, материаль байлыкларга караганда, күбрәк шатлана. Яңа ел алдыннан бу балалар котлаулары аеруча мөһим булачак. Алардан чыккан җылылык солдат тормышын күпмедер дәрәҗәдә буяп, хәрбиләребезне салкын блиндажларда җылытырга, аларның рухын ныгытырга сәләтле бит. Балалар открыткалары  солдатларыбыз күңелендәге бу истәлекләрне җанландырсын, аларны туган учагы җылысына алып китсен, хәзер алар аннан бик ерак. Ә балалар  аларның исән- сау әйләнеп кайтуларын телиләр.

Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Ел укытучысы – 2023” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Конкурста безнең мәктәптән башлангыч сыйныфлар укытучысы Сөнгатуллина А.Р. катнашты. Ә 1 нче декабрь көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Газизова Р.И. “Иң яхшы татар теле укытучысы” Бөтенроссия конкурсының район этабында үзенең педагогик осталыгын күрсәтте. Укытучыларыбыз 12 нче декабрь көнне “Мастер  - класс” сынавында катнашачак. Аларга киләсе этапта уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International