ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

1 декабрьдә Казан шәһәрендә республика Шәҗәрә тикшеренүләре конгрессы тарафыннан оештырылган «Минем шәҗәрә» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү булды. Конкурс   2022 елның апрелендә үткәрелде. Баландыш төп мәктәбен тәмамлаган Гыйләҗева Т. III дәрәҗә призеры булды һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Җитәкче: Гыйләҗева Э. Р. Котлыйбыз!

2 декабрьдә район мәгариф проекты кысаларында Баландыш мәдәният йорты базасында «Мәктәп театрына юл»дип аталган 5 нче театр коллективы фестивале узды. Конкурс ике номинациядә узды: "Спектакльдэн монолог» һәм " спектакльдэн жыр". Жюри игътибарына 30 дан артык чыгыш тәкъдим ителде. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!

Теләче районында 1 нче декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган традицион декада узды. Инвалидлар декадасы мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына җәмәгать игътибарын җәлеп итү, шулай ук “инвалидлар хәзерге җәмгыятьтә тормыш итәргә яраксыз кешеләр” дигән ялгыш фикерне үзгәртү максатыннан үткәрелде.

Акциядә мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасарлары, методистлар, укытучылар һәм  укучылар катнашты. Кан төсе тасмасы-СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы- ярдәм һәм Спидсыз киләчәккә өмет символы. Бөтен дөньяда зур популярлык казанган бу битарафлык символы 1991-нче елда рәссам Фрэнк Мур уйлап тапты. Акция җәмәгатьчелек игътибарын кеше тормышының кыйммәте проблемасына җәлеп итү, ВИЧ/СПИД мәсьәләләре буенча яшьләрнең мәгълүматлылыгын арттыру, җәмгыятьтә ВИЧ-позитив статуслы кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан үткәрелә.

2022 елның 29-30 ноябрь һәм 1 декабрь көннәрендә Теләче муниципаль районы  Үзәк һәм Теләче урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә «Ел укытучысы -2023»Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды.

Инвалид бала тәрбияәләнә торган гаилә аерым кагыйдәләр буенча яши. Андый балаларны тәрбияләү ата-аналардан сабырлык таләп итә.  Шуңа да  без алар алдында баш иябез һәм түземлек телибез. Районда уздырыла торган инвалидлар декадасы да дәүләт, җәмгыять структураларының игътибарын шушы проблемага юнәлтүне максат итеп куя.

2 декабрь көнне, Теләче балалар китапханәсендә 1нче сыйныф укучылары өчен «Китап укучы бул, дустым!» дип исемләнгән чара булып узды. Беренчеләр китаплар дөньясына кызыклы сәяхәт кылдылар: китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштылар, бизәлгән китаплар күргәзмәсенә аерым игътибар бирелде.

30 ноябрьдә Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионаты узды.

     01 декабрьдән 02 декабрьгә кадәр Саба ш. т. п. да 2013 елда туган яшүсмерләр арасында мини – футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы узды.

   Команда составы: Мараков Ильяс, Шиһабиев Таһир, Хәбибрахманов Альмир, Хөсәенов Гадел, Каюмов Самир, Гыйниятов Әмир, Тимерханов Йосыф, Исмәгыйлов Рәсүл, Исмәйылов Турал. Уеннар нәтиҗәләре буенча егетләр 4 нче урынны алды. Команда җитәкчесе-И.И. Вафин.

СПИД - хәзерге заманның авыру һәм кискен темасы.  Бу куркыныч авыру һәм үзеңне бу афәттән сакларга була. Моның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм билгеле бер мәгълүматка ия булырга кирәк.  Шуны истә тотып авыл китапханәләрендә тематик күргәзмәләр эшләнде. Күргәзмәләрдә СПИД авыруын булдырмау һәм аннан саклану чараларын, сәламәт яшәү рәвешен яктырткан белешмә басмалар, китаплар, буклетлар куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International