Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә һәм Шәтке урта мәктәпләренең театр коллективлары, Шәүкәт Биктимеров исемендәге X Республика балалар театр сәнгате конкурсында катнашып, I урынга һәм II лаек булдылар. Конкурс кысаларында укучылар өчен Мингәр авылында, Шәүкәт Биктимеров музеена экскурсия оештырылды. Балалар бу чарадан бик канәгать калды.
Бу дата ел саен бөтен дөнья җәмәгатьчелеген моны истә тотарга гына түгел, ә әлегә дәвалап булмый торган авыруны йөртә торган кешеләргә карата түземле булырга өнди. Баландыш авыл китапханәсендә «Яман чирга каршы бергаләп!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чарага 8 нче сыйныф укучылары чакырылган иде.
1 декабря библиотекари Старозинской модельной библиотеки провели экскурсию для воспитанников подготовительной группы Тюлячинского детского сада № 3 Знакомство с библиотекой начали для юных книголюбов с зала абонемента, где библиотекари рассказали ребятам о правилах пользования библиотечными книгами, раскрыли секреты расстановки книг на книжных полках, познакомили с библиотечными каталогами.
Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга, кеше әйләнә — тирә мохиткә нинди йогынты ясый һәм безнең уртак йортыбызны - Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Чарада катнашучылар шулай ук экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар: кеше әйләнә-тирәлектән: һава, су, хуш исле болыннардан башка яши алмый. Катнашучылар шул турыда фикер алыштылар. Чара ахырында балалар игътибарына күргәзмәдән китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде.
Алан авылы китапханәсендә, балалар театры атналыгы кысаларында, «Тылсымлы театр дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән сәнгать сәгате үткәрелде. Балалар электрон презентация һәм китапханәче сөйләве ярдәмендә театрның борынгы заманнардан алып хәзерге көнгә кадәр үсеш тарихын тыңладылар. Яшь укучыларыбыз танып-белү викторинасында катнаштылар. Рольләргә бүлеп әкиятләр укыдылар.
Инвалидлар декадасы уңаеннан мөмкинлекләре чикле булган китапханәбезнең дусты Айрат Якупов белән китапханәдә очрашу булып узды. Шигъри җанлы, әдәбияткә гашыйк китап укучыбыз Айрат Татар конгрессы оештырган “Әниемнең җылы кочагы” бәйгесендә Люция Әблиеваның “Миһербанлык” шигырен башкарып 1 урынны яулады. Айратка алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!
Китапханәнең уку залында Иске Җөри авылында яшәүче физик мөмкинлекләре чикле булган I төркем инвалид Миләүшә Шәкүрованың кул эшләреннән күргәзмә куелды.
1 декабрь көнне Иске Җөри урта мәктәбендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабының беренче туры узды. Олы Мәтәскә, Олы Мишә, Иске Җөри, Үзәк урта һәм Баландыш, Сауш төп мәктәпләреннән килгән укытучылар дәрес күрсәттеләр. Финалга чыгучылар "Мастер класс"та катнашачак.
1 декабря с учащимися Баландышской основной школы была проведена акция «Новогодняя открытка солдату». Чтобы поддержать солдат России, находящихся вдали от дома, в преддверии нового года, ребята с большим желанием изготовили открытки, написали теплые слова поддержки, новогодние пожелания для тех, кто днем и ночью несет свою нелегкую службу и дарит нам мирное небо над головой.
2022 елның 29-30 ноябрендә Теләче муниципаль районы Үзәк һәм Теләче урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә «Ел укытучысы -2023»Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды.
Бүген Иске Җөри урта мәктәбендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабының беренче туры узды. Олы Мәтәскә, Олы Мишә, Иске Җөри, Үзәк урта һәм Баландыш, Сауш төп мәктәпләреннән 7 катнашучы дәрес күрсәтте. Жюри «Мастер-класс» конкурс сынавында катнашачак финалистларны билгеләде.