2022 нче елның 3 нче октябреннән 14 нче октябрьгә кадәр вакыт аралыгында кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.
Мул көзнең нигъмәтләренә бай ярминкәдә районыбыз мәктәпләре шәһәр халкына авыл-хуҗалыгы продукциясе белән беррәттән, укучыларның узләре эшләгән кул эшләрен тәгъдим иттеләр.
Агымдагы елның 08 октябрендә Байлар Сабасында 2012 елда һәм аннан яшьрәк,2010-2011 елларда туган укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре – 3 тур» республика ярышларының зона этабы узды. Өстәмә белем бирү педагоглары Галимҗанов Рәмис Рафис улы, Шәяхмәтов Шамил Альберт улы, Галимов Данил Илгиз улы һәм Гарипова Гүзәл Газинур кызы җитәкчелегендә 20 бала катнашты.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында ата-аналар гомуми җыелышлары булып узды, темасы: «2022-2023 уку елына балаларны тәрбияләүнең һәм укытуның төп бурычлары" иде, аның максаты-педагоглар һәм ата-аналар арасындагы багланышларны киңәйтү; яңа уку елына хезмәттәшлек перспективаларын модельләштерү; ата-аналарның педагогик культурасын күтәрү. Җыелышка кунаклар да чакырылган иде : Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы полиция капитаны Назиров Р. Х., Казан шәһәрендәге территориаль идарәнең профилактика бүлеге начальнигы "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ Ягъфәрова Г. Н, спорт мәктәбе директоры Харисов Р. Г. Ата-аналар җыелышы ачык диалог формасында узды, аның барышында ата-аналар кызыксындырган сораулар буенча тулы мәгълүмат алу мөмкинлегенә ия булдылар.Ата-аналар җыелышында катнашучыларның барысы да аралашудан канәгать калды. Җыелыш җылы һәм ышаныч шартларында үтте. Ата-аналар балалар бакчасының эш системасын , киләчәккә планнарны хупладылар, нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.
Укытучы һөнәре җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә укытучылар, тәрбиячеләр балаларда мөстәкыйльлек, жаваплылык, илебезнең матур киләчәге өчен иҗади хезмәт итүче шәхесләр тәрбияли. 5 октябрь – Укытучылар көне уңаеннан Олы Мишә урта мәктәбендә уздырылган әдәби-музыкаль чарада Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш.да катнашып, укытучылар коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Укучылар, үзләренең укытучыларын хөрмәтләп, матур чыгыш ясадылар.
Бәйрәм уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре китап укучылар белән озак еллар укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Илһамия Шәйхелиагзам кызын барып котладылар, үзләренең теләкләрен җиткерделәр. "Рәхмәт Сезгә, укытучым!" - педагогик хезмәт ветераны белән очрашу әнә шулай аталган иде. Балалар мөгаллимәгә үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм мәктәп турында булган кызыклы вакыйгалар турында ишеттеләр.
Үсеп килүче буында өлкәннәргә карата хөрмәт, ярату хисен тәрбияләүдә һәм шулай ук балаларның иҗади активлыгын үстерүдә бу чара зур роль уйный.
Бу бәйрәм алдыннан Баландыш авыл китапханәсе "Ветеран-педагогны котла!" дигән акция оештырды. Акциянең максаты – берничә буын балаларны тәрбияләп укыткан укытучыларга рәхмәт белдерү һәм әлбәттә, бүләкләр бирү. Баландыш авыл китапханәсе китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Баландыш авыл җирлеге башлыгы белән берлектә, ветеран укытучылар Әскаров Талип Мөхәммәтдин улы һәм Әскарова Равзалия Кыям кызын котладылар.
4 октябрь көнне Баландышның "Кояшкай "балалар бакчасында китапханәче балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган "Әдәби зоопарк: балалар китапларында хайваннар” исемле танып белү уены үткәрделәр. Балалар китапханәче белән бергә тере табигатьнең гаҗәеп дөньясына юл тоттылар. Алар бу хайваннарның нинди әдәби әсәрләрдә очраганын искә төшерделәр. Балалар хайваннар дөньясы турында табышмаклар чиштеләр. Аннары яраткан хайваннарының рәсемен төсле карандашлар белән буядылар.
Ул кешелек игътибарын планетадагы башка тереклек ияләре проблемаларына: хуҗасыз хайваннарга ярдәм итүгә, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча активлыкны арттыруга, җәнлекләрнең юкка чыга торган төрләренең югалуына юл куймауга, браконьерлыкка каршы көрәшүгә юнәлтелгән. Хайваннар – дусларыбыз һәм коткаручыларыбыз. Әйтик, җитәкләп йөртүче этләр кешеләрне тауларда коткара, мәчеләр уңай энергия бирә һәм хәтта тәннең авырткан өлешләрен дә «дәвалый». Боларны истә тотып Әбде авыл китапханәсендә балалар белән «Твои соседи по планете» дигән танып белү уены узды. Укучылар игътибарына «Заповеди природы» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда В.Бианка, В.Чаплина, Е. Чарушинның һәм башка язучыларның әсәрләре урын алды. Алар укучыларны җәнлекләр һәм кошларның тылсымлы дөньясын яратырга өйрәтә. Китапханәче герой-хайваннарга куелган һәйкәлләр турында сөйләде һәм бу укучыларда зур кызыксыну уятты.