Бүген Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагеры "Хәтер көне"нә багышланды. Вожатыйлар бу кайгылы көн турында искә алдылар. Балалар белән документаль фильм каралды. Әңгәмәдән соң балалар белән мәктәп янындагы һәйкәлне чүп - чарлардан чистарттык. Һәйкәлгә уелып язылган авылдашлар исемлеге арасында бабайларыбыз исемнәрен таптык.
Мамадыш шәһәрендә 2005-2006 нче елгы егетләр-кызлар арасында пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 20 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
8 июль көнне Караширмә авылы клубында берләшмәгә йөрүче балалар белән "Терроризмга юл юк" дигән тематик кичә узды. Балалар бик теләп катнаштылар.
Сабантуй-буыннардан- буыннарга күчеп килгән олы бәйрәм.Ул халыклар арасындагы дуслыкны ныгыта,дустанә яшәргә өнди.
8 июль көнне Балыклы авылында үткән Сабан туенда да балалар бердәм рәвештә төрле милли,кызыклы уеннар уйнадылар,җырлап,биеп күңел ачтылар.Батутта сикереп,баллы мамыктан авыз иттеләр.
Шушы бәйрәмне үткәрүдә оештыру эшләрендә,матди,бүләкләтә ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Ел саен Россиядә июльнең икенче якшәмбесендә Балыкчы көне билгеләп үтелә. 10 июль көнне Югары Мәтәскә авыл клубында авыл балалары өчен " Балыкчы!". Катнашучылар Балык тоту буенча ярыштылар, викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, спорт уеннары уйнадылар.
Балалар белән вакыт үткәрү-бәһасез,шатлык китерә. Табигатькә мәхәббәтне ничек тәрбияләргә? Файдалы ялны ничек активлаштырырга һәм иҗади потенциалны үстерергә? Баланы ничек,кайсы яктан күрергә? Бу сорауларга җавап беләсегез килсә, походка барырга гына кирәк! Җәй-балалар өчен дә, олылар өчен дә иң шатлыклы вакыт. Пикниклар, ял вакыты. Саф һава, табигать, кояш, команда эше күнекмәләрен алу, мөстәкыйльлек, хезмәттәшлек, үзара ярдәмләшү, һәм, әлбәттә, иң мөһиме – алынган күзәтүләрдән, яңа тәэсирләр һәм хис-кичерешләр белән баю.
Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапхана белән берлектә 8 июль көнне балалар өчен «Без походка барабыз»дигән туган- якны өйрәнү буенча тематик сәгать үткәрү өчен җәйге поход оештырдылар. Шулай ук "Ышаныч телефоны " әңгәмәсенә мәгълүмати буклетлар,материаллар да әзерләделәр. Кечкенә туристларны җыеп, тату компания белән авыл буйлап сәяхәткә китте. Бу чараның гүзәл мизгелләренең берсе-табигать мохитен, аның бөтен матурлыгы һәм серләре белән тану. Уеннар, җырлар, сөйләшүләр белән үрелеп барган вакыт сизелмидә узып китте. Җәйнең рәхәт көне белән ләззәтләнлгән малайлар- кызлар табигатьтә ял итеп,уйнап күңел ачтылар.
5 июль көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә җәйге каникул чорында, "Җәй китап белән күңелле"дип исемләнгән җәйге уку программасы эшләде. Китапханәче балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викторина, кызыклы уеннар оештырды. Ачык һавада уку файдалы гына түгел, кызыклы да, уңайлы да.
Интернет безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Әмма глобаль челтәрдә
куркынычсызлык бар кешегә дә кагыла. Балалар һәм өлкәннәр дә интернетның куркыныч яклары да бар икәнен истән чыгармаска тиешләр.
2022 ел Татарстанда- цифрлаштыру елы уңаеннан, Айдар авыл мәдәният йорты, китапханә белән берлектә мәктәп укучылары өчен «Интернет челтәрендә иминлек нигезләре» исемле дискуссия үткәрде. Балалар Интернет челтәрендә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән таныштылар, виртуаль киңлектә нинди мәгълүматларны таратырга ярамаганлыгын, мошенниклардан ничек сакланырга, үз компьютерыңны вируслардан ничек сакларга, күңелсез мәгълүмат белән очрашудан ничек котылырга кирәклеген белделәр. Чара азагында балаларга Интернет ресурслары белән эшләү кагыйдәләре турында буклетлар тапшырылды.