«Интернет челтәрендә иминлек нигезләре»

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Интернет безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Әмма глобаль челтәрдә
 куркынычсызлык бар кешегә дә кагыла. Балалар һәм өлкәннәр дә интернетның куркыныч яклары да бар икәнен истән чыгармаска тиешләр. 
2022 ел Татарстанда- цифрлаштыру елы уңаеннан, Айдар авыл  мәдәният йорты, китапханә  белән берлектә мәктәп укучылары өчен «Интернет челтәрендә иминлек нигезләре» исемле дискуссия үткәрде. Балалар Интернет челтәрендә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән таныштылар, виртуаль киңлектә нинди мәгълүматларны таратырга ярамаганлыгын, мошенниклардан ничек сакланырга, үз компьютерыңны вируслардан ничек сакларга, күңелсез мәгълүмат белән очрашудан ничек котылырга кирәклеген белделәр. Чара азагында балаларга Интернет ресурслары белән эшләү кагыйдәләре турында буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International