Айдар авыл балалары белән җәйге чаралар

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Балалар белән вакыт үткәрү-бәһасез,шатлык китерә. Табигатькә мәхәббәтне ничек тәрбияләргә? Файдалы ялны ничек активлаштырырга һәм иҗади потенциалны үстерергә? Баланы ничек,кайсы яктан күрергә? Бу сорауларга җавап беләсегез килсә, походка барырга гына кирәк! Җәй-балалар өчен дә, олылар өчен дә иң шатлыклы вакыт. Пикниклар, ял вакыты. Саф һава, табигать, кояш, команда эше күнекмәләрен алу, мөстәкыйльлек, хезмәттәшлек, үзара ярдәмләшү, һәм, әлбәттә, иң мөһиме – алынган күзәтүләрдән, яңа тәэсирләр һәм хис-кичерешләр белән баю.
  Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапхана белән берлектә 8 июль көнне балалар өчен «Без походка барабыз»дигән туган- якны өйрәнү буенча тематик сәгать үткәрү өчен җәйге поход оештырдылар. Шулай ук "Ышаныч телефоны " әңгәмәсенә мәгълүмати буклетлар,материаллар да әзерләделәр. Кечкенә туристларны җыеп, тату компания белән авыл  буйлап сәяхәткә китте. Бу чараның гүзәл мизгелләренең берсе-табигать мохитен, аның бөтен матурлыгы һәм серләре белән тану. Уеннар, җырлар, сөйләшүләр белән үрелеп барган вакыт сизелмидә узып китте. Җәйнең рәхәт көне белән ләззәтләнлгән малайлар- кызлар табигатьтә ял итеп,уйнап күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International