ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

26 май көнне Кама Тамагы шәһәрендә 2005-2006 елларда туган футболчылар командасы өстәмә белем бирү педагогы Нәҗметдинов И.К. җитәкчелегендә «С дивизионы»футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының 1 турында катнашты.

Уен нәтиҗәләре:

                          Теләче -Балык Бистәсе 2: 0

                          Теләче –Кама Тамагы 2: 4

    2 тур 30 майда Биектау шәһәрендә узачак. 

27 майда Казанда пенсионерларның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган XII «Өченче яшь» республика спартакиадасы узды. Теләче районы командасы ярышларда актив катнашты.

Быел әлеге ярышлар танылган көрәшче Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә дигән статуста үтте. 22 командадан 161 көрәшче катнашкан көрәш ярышларында Теләче районыннан Шәдке авылы егете Эмиль Мавлин икенче урын алды. Котлыйбыз!

26-28 май көннәрендә Актанышта Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы (3 төркем) исәбенә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Теләче районы командасы лаеклы 3 урынны яулады! 1 урында-Чирмешән, 2 урында-Кама Тамагы.

Алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Хәзерге заман китапханәчесе  барлык яктан да камил булырга, бөтен өлкә буенча үз фикере, һәр нәрсәгә үз карашы булырга тиеш. Ә китапханәченең төп бурычы –укучыларны  китапханәгә чакырып та, мәҗбүриләп тә түгел, ә  укучы үзе кызыксынып килерлек итеп, төрле  чаралар  уйлап  үткәрә белү. 27 май - Гомумроссия китапханәләр көне. Әлеге дата уңаеннан, мәдәният өлкәсендә күрсәткән нәтиҗәле хезмәтебез өчен, Баландыш авыл җирлеге башлыгы Мухаметшин Рөстәм Шәмсевәли улы Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфияне Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләде.

Бәйрәм Баландыш авылы китапханәсе (ремонттан соң) танышу белән башланып китте, китапханәче кызларыбыз Миләүшә Нәҗипова, Гөлфия Мөхәммәтшина, Рузалия Газизовалар әзерләгән бай эчтәлекле программа нигезендә, мул табын артында дәвам итте. 

Техник карау уздыру буенча тозелгэн еллык график нигезендэ, районда булган азык эзерлэу техникасына мондый чаралар уздыру вакыты килеп житте.

ЮИД хәрәкәте - ул юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүче малайлар һәм кызлар. Алар  яшьтәшләре арасында пропаганда эшләре алып баралар, ЮХИДИ хезмәткәрләренә төрле социаль әһәмиятле акцияләр үткәрүдә ярдәм итәләр. Аларның һәркайсының үз йөзе бар, ләкин аларның барысын да юлларда һәм урамнарда балаларның һәм өлкәннәрнең куркынычсызлык тәртибен пропагандалау буенча бер мөһим эш берләштерә.

Бу истәлекле көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора.

    Шушы матур көн алдыннан Теләче үзәк китапханәсендә Караширмә башлангыч мәктәбе укучылары өчен «Все дороги ведут в библиотеку» дип исемләнгән экскурсия үткәрелде. Укучыларны китапханә тарихы, китап фонды, вакытлы матбугат, яңа китаплар белән таныштырып мавыктыргыч әңгәмә үткәрелде. Китапханәчеләр балаларга китап укуның  мөһимлеге һәм китапларны сайлап,  дөрес итеп куллану турында сөйләделәр.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел булу уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә «Изге Болгар җирем - халкым кыйбласы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмә Идел буе Болгары тарихының төп вакыйгаларының берсе - ислам динен рәсми кабул итү турында сөйли. Китап укучылар игътибарына Идел буе Болгары тарихы һәм мәдәнияте турында китаплар тәкъдим ителә. Аларда Болгар тормышының югары үсеш алган урта гасыр цивилизациясе — һөнәр һәм сәүдә үзәкләре, һөнәри мәдәният һәм сәнгать үзәкләре тасвирлана. Укучылар шулай ук борынгы Болгарның  мәдәнияте, төзү һәм рухи хәтерне торгызу турында журнал һәм газета мәкаләләре белән таныша алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International