25 май көнне Максабаш авыл китапханәсендә экстремизмны һәм терроризмны кисәтү максатыннан «Терроризм һәм экстремизм – тынычлыкка куркыныч янау" дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә-күзәтү үткәрелде. Катнашучылар игътибарына тәкъдим ителгән материаллар терактларны, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, балаларны терактлар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү турында мәгълүматны үз эченә алды.
Бу истәлекле көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Әлеге күркәм көн алдыннан, 26 май көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән «Китапханә, китап һәм мин - дуслар” дип исемләнгән библиографик дәрес булып узды. Китапханәче төрле китапханәләр, аларның тарихлары, китапханәче һөнәре турында сөйләде. Балалар китапханәче һәм китап укучы ролендә булып карадылар, китап фонды, каталоглар һәм китапханәдә куелган китап күргәзмәләр белән таныштылар. Чара барышында шигырьләр, яңа китаплардан өзекләр укылды, матур, җылы теләкләр яңгырады.
25 май көнне Иске Җөри урта мәктәбендә " Юл йөрү кагыйдәләре» дигән исем астында ТР профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы һәм Теләче ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Назиров Ришат Хәмит улы белән очрашу үткәрелде. Күпкырлы чара барышында Гүзәл Назыйфовна һәм Ришат Хәмитович балалар алдында тирән эчтәлекле чыгыш ясадылар. Чара барышында балалар үзләренең сәләтләрен, белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Зур кызыксыну белән юл билгеләре илендә булдылар. Алар бергәләп вакытны күңелле үткәрделәр, инспектордан бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.
Район мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңы яңгырады.
Сауш төп мәктәбенең 5 чыгарылыш укучысы өчен бу бәйрәм бик күркәм, истә калырлык булып үтте.
Тантанада тугызынчы сыйныфлар өчен бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады.
Мәктәп директоры К.Н.Хәсәнов, районнан килгән вәкил Рәис Рөстәмович, ветеран укытучылар, башлангыч сыйныфларда укыткан беренче укытучылары Р.Г.Саттарова, 9 нчы сыйныфының класс җитәкчесе Н.В.Рәхмәтуллина, ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Г.И.Зәйнуллина аларны котлап, күңел түрендәге иң изге теләкләрен җиткерде. Чыгарылыш сыйныф укучылары да үз чиратларында яраткан укытучы-остазларына һәм әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен белдерде. Гамьсез балачак белән хушлашу бәйрәме анда катнашучыларның һәркайсында якты хисләр уятып, истәлекле көн булып якты хәтирәләрдә сакланыр.
Бию дөньяның төрле почмакларында элек-электән үсә торган халык иҗатының иң ачык мисалы булып тора. Хореографик стильләрнең һәм образларның бик күп төрлелеге теге яки бу халык, аның тормышы, рухи халәте һәм мәдәнияте турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә. Татар халык биюенең популярлыгы көннән-көн арта. Бүген бер генә бәйрәм дә халык биюләреннән башка үтмидер, мөгаен.
4 июнь көнне Максабаш мәдәният йортында район мәдәният йорты хореографы Муллахметова А.И. белән берлектә татар халык биюе буенча мастер-класс үткәрелде.Мастер-классның максаты - татар милли бию мәдәнияте белән танышу иде. Чарада татар халык биюенең төп хәрәкәтләре каралды. Мастер-класс ахырында якынлашып килүче "Сабантуй" бәйрәме өчен "Сөлгеләр белән бию" өйрәнелде.
4 июнь көнне Олы Тиләҗе авылында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Авыл яшьләре, балалар бик актив катнаштылар.
Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) билгеләп үтелә. Бу көн очраклы гына сайланмаган: 1799 елның 6 июнендә (яңа стиль буенча) Мәскәүдә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, милләттәге кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә.
6 июнь көнне Ачы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре "Янгырый ул, Пушкин чишмәсе"дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр.
Чараның беренче өлешендә анда катнашучылар Пушкин көне тарихы белән таныштылар, А.С. Пушкин тормышыннан кызыклы фактлар белделәр, аның бөек шагыйрьгә дөньякүләм дан китергән иң яхшы әсәрләрен искә төшерделәр.
Балалар Пушкин әкиятләре буенча мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, әкият геройларын әдәби викторинада искә төшерделәр, уенда катнаштылар: мимика һәм жестлар ярдәмендә язучының әкият геройлары күрсәтелде, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр юлларын тоташтырдылар. Балалар игътибарына "Пушкин Россиядә бар" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара ахырында балалар башкаруында Александр Пушкин шигырьләре яңгырады.
6 июньдә, бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның (1799-1837) туган көне уңаеннан, Россиядә Пушкин көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм җәмгыятькә Пушкинның Россия һәм тулаем дөнья мәдәнияте өчен иҗади мирасын аңлата. Ул дөнья мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләре белән генә чагыштырырлык яңа, классик сәнгатькә нигез салучы булды. Пушкин-Россия исеме, Россия горурлыгы. Бу дата уңаеннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре барлык теләүчеләрне Пушкин әкиятләренең тылсымлы дөньясына чакырдылар. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. А.С. Пушкинның әкиятләрен һәм әсәрләрен укуда актив катнаштылар. Китапханәче катнашучыларга бу бәйрәмнең барлыкка килүе турында сөйләде, бу кешенең рус теле үсешенә керткән өлеше, аның Ватанга һәм үз халкына булган мәхәббәте турында сөйләде.
1июньдә Алан авылында заманча жиһазландырылган ФАП ачылды. Ачылышта Алан мәдәният йортында эшләп килүче берләшмәгә йөруче балалар кунакларны, авылдашларны үзләренең матур жырлары белән сөендерделәр.
Сабантуй бәйрәме якынлаша. Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләреннән берсе булган - бирнә җыярга вакыт.
Бирнә җыю – бер күңелле күренеш, урам буйлап бизәлгән атларга утырган милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар гармун моңнарына кушылып җырлар җырлап үтәләр. Бу йола халыкны Сабантуйга чакыруы, аңа төп хәзерлек булып тора.Шул уңайдан 4июньдә Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре берләшмәгә йөручеләр белән бирнә жыйдылар.
Ата-балаларыбыздан калган борынгы гадәтебезне югалтмыйча саклыйк! Җыр-моңга күмелеп жыйган бүләкләребез бәрәкәтле булсын,авылдашларыбызның ихлас күңелдән тапшырган бүләкләре Сабантуй бәйгеләрендә катнашкан һәркемнең күңеленә хуш килсен.