Соңгы кыңгырау чыңлады...

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Район мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңы яңгырады.
Сауш төп мәктәбенең 5 чыгарылыш укучысы өчен бу бәйрәм бик күркәм, истә калырлык булып үтте.
Тантанада тугызынчы сыйныфлар өчен бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады.

Мәктәп директоры К.Н.Хәсәнов, районнан килгән вәкил Рәис Рөстәмович, ветеран укытучылар,  башлангыч сыйныфларда укыткан беренче укытучылары Р.Г.Саттарова, 9 нчы сыйныфының класс җитәкчесе Н.В.Рәхмәтуллина, ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Г.И.Зәйнуллина аларны котлап, күңел түрендәге иң изге теләкләрен җиткерде. Чыгарылыш сыйныф укучылары да үз чиратларында яраткан укытучы-остазларына һәм әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен белдерде. Гамьсез балачак белән хушлашу бәйрәме анда катнашучыларның һәркайсында якты хисләр уятып, истәлекле көн булып якты хәтирәләрдә сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International