Сабантуй бәйрәме якынлаша.

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Сабантуй бәйрәме якынлаша. Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләреннән берсе булган - бирнә җыярга вакыт.
Бирнә җыю – бер күңелле күренеш, урам буйлап бизәлгән атларга утырган милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар гармун моңнарына кушылып җырлар җырлап үтәләр. Бу йола халыкны Сабантуйга  чакыруы, аңа төп хәзерлек булып тора.Шул уңайдан 4июньдә Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре берләшмәгә йөручеләр белән бирнә жыйдылар. 
Ата-балаларыбыздан калган борынгы гадәтебезне югалтмыйча саклыйк! Җыр-моңга күмелеп жыйган бүләкләребез бәрәкәтле булсын,авылдашларыбызның ихлас күңелдән тапшырган бүләкләре  Сабантуй бәйгеләрендә катнашкан һәркемнең күңеленә хуш килсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International