" Юл йөрү кагыйдәләре»

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

25 май көнне Иске Җөри урта мәктәбендә " Юл йөрү кагыйдәләре» дигән исем астында ТР профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы һәм Теләче ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Назиров Ришат Хәмит улы  белән очрашу үткәрелде. Күпкырлы чара барышында Гүзәл Назыйфовна һәм Ришат Хәмитович балалар алдында тирән эчтәлекле чыгыш ясадылар. Чара барышында балалар үзләренең сәләтләрен, белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Зур кызыксыну белән юл билгеләре илендә булдылар.  Алар бергәләп вакытны күңелле үткәрделәр, инспектордан бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International