ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Безнең татар халкы элек- электән кунакчыл булган, әби-бабайларыбызның гореф гадәтләрен, милли традицияләрен саклаганнар һәм бик күңелле итеп ял иткәннәр: бәйрәмнәр, кичәләр, фольклор чыгышлар үткәргәннәр, халык җырларын, уеннарын яратып башкарганнар. 7 июнь көнне Караширмә авылы клубында да әби- бабайлардан килгән “Кич утыру” күңел ачу күренеше булды. Бу күренештә өлкән апа-абыйларыбыз актив катнаштылар, үзләренең яшьлектә уйнаган уеннарын, җырлаган җырларын, әйтемнәрен исләренә төшерделәр. Кич утыру бик күңелле узды.


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 9 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


5
июнь, 2022 ел
якшәмбе

2 июнь көнне район хуҗалыклары арасында 2022 елның терлек азыгын әзерләү  өчен азык әзерләү техникаларын, туратып тарату агрегатларын хәм азык саклау  чокырларының әзерлеген тикшерү максатыннан районда конкурс шулай ук, ЖЧЖ «Алан» хужалыгында, район башлыгы Н.Н.Хазипов катнашында, семинар-кинэшмэ булып узды.

Бүген "Ак каен" лагереның 4 нче көне план буенча "Әкияттә кунакта" дип атала. Балалар үзләре сайлаган әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. "Йолдызлар" отряды "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерсә, "Патриотлар" отряды "Теремкәй" әкиятен бик матур итеп уйнап күрсәттеләр. Һәр ике отряд та бик яхшы әзерләнгәннәр.

2 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә  язучы Фарсель Зыятдиновның тууына 85 ел тулу уңаеннан "Татарны сәламәт һәм бакчалы иткән шәхес" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды. Күргәзмәдә аның тормышы һәм эшчәнлеге турында кызыклы фактлар, китапханә фондындагы китаплары урын алды. Шулай ук яшелчә, җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча файдалы киңәшләр дә тәкъдим ителде. Фарсель Зыятдинов-язучы, профессор, бакчачы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, укытучы-галим, 26 китап авторы, А.Алиш исемендәге әдәби премия иясе,  фән эшлеклесе. Ул үз халкын, аның тарихын, туган җирен, хөрмәтләп яшәде. Язучының шигырьләре, повестьлары, хикәяләре игелеккә өндиләр, табигатькә, туган җиргә мәхәббәт тәрбиялиләр.

  

Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар, кызыклы һәм күңелле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, интеллектуаль викторинада катнаштылар. Программада катнашучылар бик күп уңай кичерешләр һәм яхшы кәеф алдылар.

Бу чараны оештыруда  китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре зур көч куйды. Бәйрәмгә килгән балаларны әкият геройлары каршы алды.  Алар бергәләп төрле конкурсларда катнаштылар, уеннар уйнап, җырлап, биеп күңел ачтылар, тәм-томнар белән сыйландылар.   Китапханә Республика һәм район күләм бәйгеләрдә катнашкан балаларны грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләде.

Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен “Балачак - күңелләрдә мәңге калачак” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде. Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурсларда, кызыклы һәм күңелле уеннарда, эстафеталарда катнаштылар. Бәйрәм барышында балалар татлы ризыклар белән сыйландылар һәм батутларда сикерделәр. Авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт карадылар. Бүгенге бәйрәм чарасыннан өлкәннәр дә, ​ балалар да бик кәнәгать калдылар.

Елның кайсы гына вакыты булмасын, балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Җәй башланганын балалар, әлбәттә, түземсезлек белән көтәләр. Чөнки бу укулар тәмамланды һәм каникул вакыты килеп җитте дигән сүз. 2 июнь көнне балаларны яклау көненә карата Баландыш авылының ял паркында бәйрәм үткәрелде. Әлеге чарада Урта Мишә авылы балалары да төрле уеннарда актив катнаштылар. Бер генә бала да читтә калмады, җыр-биюләр белән үрелеп барган кызыклы уеннар берсен-берсе алыштырып кына торды. Бәйрәм кичәсе бик күңелле узды.

Шушы бәйрәм уңаеннан Алан авылы китапханәсендә Мәдәният йорты белән берлектә “Эх, күңелле балачак!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Балалар әдәби һәм спорт бәйгеләрендә теләп катнаштылар, юл йөрү кагыйдәләрен искәртү буенча белемнәрен яңарттылар. Бу чара – җәй көне үткәреләчәк бәйрәмнәрнең матур башлангычы булып торсын иде!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International