1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен саф һавада «Тормыш салават күпере» дигән күңел ачу-уен программасы үткәрделәр.

2022 елның 5 июне, якшәмбе

Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар, кызыклы һәм күңелле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, интеллектуаль викторинада катнаштылар. Программада катнашучылар бик күп уңай кичерешләр һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International