Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 2 нче июнь көнне Баландыш авылы ял паркында"Әкияти балачак илендә" дигән күңелле чара булып узды.

2022 елның 5 июне, якшәмбе

Бу чараны оештыруда  китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре зур көч куйды. Бәйрәмгә килгән балаларны әкият геройлары каршы алды.  Алар бергәләп төрле конкурсларда катнаштылар, уеннар уйнап, җырлап, биеп күңел ачтылар, тәм-томнар белән сыйландылар.   Китапханә Республика һәм район күләм бәйгеләрдә катнашкан балаларны грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International