2022 елның терлек азыгын әзерләү өчен азык әзерләү техникаларын хәм азык саклау чокырларын әзерлеген тикшерү максатыннан, районда конкурс булып узды.

2022 елның 5 июне, якшәмбе

          2 июнь көнне район хуҗалыклары арасында 2022 елның терлек азыгын әзерләү  өчен азык әзерләү техникаларын, туратып тарату агрегатларын хәм азык саклау  чокырларының әзерлеген тикшерү максатыннан районда конкурс шулай ук, ЖЧЖ «Алан» хужалыгында, район башлыгы Н.Н.Хазипов катнашында, семинар-кинэшмэ булып узды.

           Конкурста терлек азыгын әзерләү техникаларын, терлек азыгын ташу өчен биек бортлы үзйөрешле техникалар әзерлеген, печән чапкычларының, печән әйләндерү  тырмаларының хәм печән җыеп-тыгызлау агрегатларының  әзерлеге,  үлчәү  җайланмаларының, азык саклау чокырларының (чистарту,  ремонтлау, агарту) әзерлеген хәм шулай ук, терлек азыгы әзерләү вакытында кызыксындыру чаралары курсәткечләр белән бәяләнеп тикшерелде.

           Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде.  Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк,  ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.

     Әзерлекне тикшерүдә, Татарстан Республикасы Авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлыгы – Габбасов И.Х., Авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармагыннан – Мухаметгалиев А.Г.,  Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе  җитәкчесе – Низамутдинов Р.Х., Үзйөрешле машиналар хәм техниканын башка  төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе җитәкчесе – Назиров Х.Х.,  Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре хәм белгечләре  катнашты.  

     Конкурсның нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар түбәндәге хуҗалыкларга  бирелде:

     1 урын – ҖЧҖ «Алан» хәм ҖЧҖ «Теләче Август» хуҗалыкларына 98 балл;

     2 урын – ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгына 97 балл;

     3 урын – ҖЧҖ «Игенче» хәм ҖЧҖ А/ф «Чулпан» хуҗалыгына 96 балл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International