2 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә язучы Фарсель Зыятдиновның тууына 85 ел тулу уңаеннан "Татарны сәламәт һәм бакчалы иткән шәхес" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды. Күргәзмәдә аның тормышы һәм эшчәнлеге турында кызыклы фактлар, китапханә фондындагы китаплары урын алды. Шулай ук яшелчә, җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча файдалы киңәшләр дә тәкъдим ителде. Фарсель Зыятдинов-язучы, профессор, бакчачы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, укытучы-галим, 26 китап авторы, А.Алиш исемендәге әдәби премия иясе, фән эшлеклесе. Ул үз халкын, аның тарихын, туган җирен, хөрмәтләп яшәде. Язучының шигырьләре, повестьлары, хикәяләре игелеккә өндиләр, табигатькә, туган җиргә мәхәббәт тәрбиялиләр.