Ел саен 27 майда илебездә Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Бу истәлекле көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Әлеге күркәм көн алдыннан, 26 май көнне Иске Җөри  авылы    китапханәсендә “Китап  сөючеләр” берләшмәсенә  йөрүче укучылар  белән «Китапханә, китап һәм мин - дуслар” дип исемләнгән библиографик дәрес  булып узды. Китапханәче төрле китапханәләр, аларның тарихлары, китапханәче һөнәре турында сөйләде. Балалар китапханәче һәм китап укучы ролендә булып карадылар, китап фонды, каталоглар һәм китапханәдә куелган  китап күргәзмәләр белән таныштылар. Чара барышында шигырьләр, яңа китаплардан өзекләр укылды, матур, җылы теләкләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International