28 апрель көнне Айдар авылы китапханәсе чираттагы «Библиотөн – 2022 " Бөтенроссия акциясенә кушылды. Быел ул «Йолалар турында» исеме астында үтте. Һәр халыкның үз традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар. Милли мәдәниятне саклау, халыкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу-бүгенге көннең иң мөһим бурычлары.
Акция кысаларында «Чабаталы уен» дип исемләнгән фольклор күренеш күрсәтелде. Кичә барышында кунаклар төрле конкурсларда катнашып, татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштылар, халкыбызның күңел бизәкләре булып торган татар халык киемнәре, бизәкләре турындагы сорауларга җиңел генә җавап бирделәр. Кичә авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнеп, чәй өстәле артында дәвам итте. Әлеге фольклор күренеш китапханәнең, мәдәни учакларның яшьләр өчен генә түгел, урта һәм олы буын өчен дә ял итү, аралашу үзәге буларак мөһимлеген, кирәклеген тагын бер тапкыр исбат итте.
Бу истәлекле көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Замана нинди генә булса да, китапханә белем мәгарәсе булып кала. Шушы мәгарәдә маяк кебек юл күрсәтүче кеше, әлбәттә, китапханәче. Китапханәче – борынгы, кирәкле, катлаулы һәм кызыклы һөнәр. Хәзер Интернет һәм алгарыш гасыры булса да, китапсыз яшәп булмый.
Мәктәп укучыларнын китап уку белән кызыксындыру , китап укуга теләк уяту һәм китапханәнең даими укучысы итү китапханәченең төп бурычы булып тора. Әлеге максат белән 28 май көнне Иске Җөри авыл китапханәчеләре балалар өчен “Кызыклы китап белән сыйланыйк” дип исемләнгән әдәби пикник оештырды. Балалар бу идеяне бик теләп хупладылар, китапханәдә ошаган китапны сайладылар һәм сәяхәткә киттеләр. Китапханә аланында ял, күңел ачу, аралашу, яхшы кәеф, җылы кояшлы көн атмосферасы хөкем сөрде. Барлык катнашучылар да татлы призлар белән бүләкләнде.
Балалар бакчасында булган вакыт бик тиз генә узып та киткән. Бераз гына моңсу да, шатлыклы да бәйрәм бу. Алга таба кечкенә нәниләрне бик зур эшләр көтә: тырышып укырга һәм үзенә дөрес юл сайларга. Әти-әниләргә сабырлык, балаларга без ак юллар, зурдан-зур уңышлар теләп калабыз.
31 нче май көнне Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме белән табигатькә экскурсия оештырылды. Балалар төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, биеделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр. Экскурсия балаларга бик ошады.
31 май көнне Лаеш шәһәрендә малайлар, кызлар арасында йөзү буенча балаларны яклау көненә багышланган ачык райнара ярышлар узды. «Теләче» спорт мәктәбе йөзү бүлегенә йөрүче балалар да тренерлар Заһидуллин Б.Х., Әхтәмов Р.Н. җитәкчелегендә бу турнирда катнашып кайттылар. Балаларны котлыйбыз! Алдагы ярышларда да аларга уңышлар теләп калабыз!
Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында "Бакча белән саубуллашу" бәйрәме булып узды.Иркен, якты, ямьле бакча белән 3 бала мәктәпкә китә. Балалар бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр.Бик матур итеп саубуллашу шигырьләре сөйләделәр, җырладылар, килешле итеп вальс әйләнделәр. Болар һәркем күңеленә хуш килде. Алар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп танытты. Ә бу исә аларның бакчада ныклы әзерлек алуларын тагын бер кат күрсәтте. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!Тантаналы өлеш тәмамлангач, бәйрәмнең иң кызык өлеше башланды.Бәйрәмгә спонсор Сөләйманова Гөлзидә аниматор чакырткан иде.Балалар аниматорлар белән төрле уеннар уйнадылар.
30 нче май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең зур гала-концерты узды. Конкурста 3557 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза, мәсәл жанрлары буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим иткән иделэр. Әлеге эшләр арасыннан 2 турга 310 катнашучы сайлап алынды. Шуларның 40ы җиңүче исеменә лаек дип табылды. Шулар арасында Олы Мишә урта мәктәбе директоры Баширова Нурия Илдус кызы 3 дәрәҗә диплом һәм 25 мең сум куләмендә грант белән буләкләнде. Котлыйбыз!
Олы Мишә балалар бакчасында "Чыгарылыш кичәсе"булып узды. Менә ваемсыз балачак та үтеп бара. Тиздән, бик тиздән уенчыклар икенче планда калачак. Алда уку, уку, уку... Дуслар белән аерылышуы бераз күңелсез билгеле... Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе - тормышта беренче нәтиҗә һәм, әлбәттә, ата-аналар өчен зур бәйрәм. Ул - матур һәм истәлекле бәйрәмнәрнең, олы тормышның башы. Без, тәрбиячеләр, мәктәптә дә балаларның шаян, актив һәм кыю булып калуларын телибез! Хәерле юл сезгә, кадерле балалар!
Билгеле ки, безнең мәктәпнең күптәнге традициясе бар. Ул да булса, ел саен укулар тәмамлангач походка бару. Быел да, шул традицияне онытмыйча, Баландыш төп мәктәбе укучылары, укытучылар белән табигать кочагына ял итәргә ,экскурсиягә бардылар. Күңелле уеннар уйнадык, матур күренешләр күзәттек, рәхәтләнеп ял итеп кайттык.