Бакча белән саубуллашу

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Олы Мишә балалар бакчасында "Чыгарылыш кичәсе"булып узды. Менә ваемсыз балачак та үтеп бара. Тиздән, бик тиздән уенчыклар икенче планда калачак. Алда уку, уку, уку... Дуслар белән аерылышуы  бераз күңелсез билгеле... Балалар бакчасында  чыгарылыш кичәсе - тормышта беренче нәтиҗә һәм, әлбәттә, ата-аналар өчен зур бәйрәм. Ул - матур һәм истәлекле бәйрәмнәрнең, олы тормышның башы. Без, тәрбиячеләр, мәктәптә дә балаларның  шаян, актив һәм кыю булып калуларын телибез! Хәерле юл сезгә, кадерле балалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International