Ел саен 27 майда илебездә Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Бу истәлекле көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Замана нинди генә булса да, китапханә белем мәгарәсе булып кала. Шушы мәгарәдә маяк кебек юл күрсәтүче кеше, әлбәттә, китапханәче. Китапханәче – борынгы, кирәкле, катлаулы һәм кызыклы һөнәр.  Хәзер Интернет һәм алгарыш гасыры булса да, китапсыз яшәп булмый. Китапханәләр көне  алдыннан, 26 май көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Китапханә дусларын җыя» дип исемләнгән чара үткәрде. Чарага иң беренче китапханәче булып эшләгән Миннегөл апа Зиннәтуллина һәм китапханә үткәргән чараларда актив катнашучылар, иң күп китап укучылар чакырылган иде.

Кичәнең кунаклары китапханәгә нинди юллар аша килеп, бергәләп эшләүләрен, хезмәт юлының иң якты мизгелләрен искә төшерделәр, бик теләп төрле конкурсларда, китаплар һәм китапханә турындагы әдәби викторинада катнаштылар. Шулай ук өйгә уку өчен китаплар да яздырып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International