ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

"Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге һәм районның Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тарафыннан уздырылган "Тарихны онытмыйк" бәйгесендә катнашып, Казаклар, Шармыш, Баландыш, Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа, Иске Җөри, Айдар, Шәдке, Күкчә, Максабаш һәм Олы Нырсы авыл китапханәчеләре дипломнарга лаек булды.

13 май көнне Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Халыкара гаилә көненә багышлап “Китаплы гаилә - бәхетле гаилә” дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрде. Әлеге чарада “Яшь гаилә” кызыксындыру клубына йөрүче 7 гаилә катнашты.

7 май көнне Урта Мишә авылы китапханәсе, Самара өлкәсе балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган һәм Бөек Җиңү көненә багышланган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дип исемләнгән XIII халыкара акциядә катнашты. Әлеге акциянең максаты - сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү.   Балаларга китапханәдә “Җиңүгә илткән юллар” дигән батырлык дәресе үткәрелде. Китап укучылар Бөек Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чоры балалары тормышы турында белделәр. Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур. Әлеге акциядә катнашып китапханә Диплом белән бүләкләнде.

Конкурста катнашучылар түбәндәге темалар буенча төрле сюжетларны яктыртырга тиеш иде: “Саклана торган үсемлекләр һәм хайваннар”, “Эколог һөнәре”, “Шәһәрнең экологик мөһите”, “Планетаның киләчәге”. Бу конкурста Урта Мишә авылыннан,  5 класста укучы Шингарева Айгөл “Шәһәрнең экологик мөһите” исемле номинациясендә катнашып 3 нче урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе -  Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Г.И.

Агымдагы елнын 25 апреленнэн районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.  Техник карауга килучелэр курсэткече, техникасы булган шэхеслэр санын  уртача 65-70% тын тэшкил итэ.

Безнең Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчебез Гайнутдинов Райнур “Тукай язы” бәйгесендә “Кызыклы шәкерт” шигырен яттан сөйләп призер грамотасы белән бүләкләнде.

13нче май көнне Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гайнуллина М.В. Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре арасында уздырылган “Иң милли тәрбияче” бәйгесенең йомгаклау өлешендә катнашты. Әлеге чарада аңа  бәйгенең  “Милли белем һәм тәрбия бирүдә яңа инновацион технологияләрне иң оста файдаланучы тәрбияче” номинациясендә беренче урын яулаган өчен диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 

Шармыш авыл китапханәсендә үз төбәген, тарихын яратучы күпкырлы укучылар өчен 11 майда "Минем авыл - Россиянең бер өлеше" күргәзмәсе ачылды, ул Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасын саклау елына багышлана. Күргәзмә туган җиргә булган мәхәббәт хакында сөйли.

Бүгенге көнне заман техникасы - компьютердан башка күз алдына да китереп булмый. Яшьләр аның серенә тиз төшенә, тик менә өлкән яшьтәгеләргә ни эшләргә? Бүген бөтен дөньяны яулап алган цифрлы тормыш халыкны күп кенә мәшәкатьләрдән арындырырга ярдәм итә. 12 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Өлкәннәр өчен цифрлы мөмкинлекләр" дигән темага презентация күрсәттеләр. Презентацияне күрсәтүнең төп максаты - өлкән яшьтәге кешеләргә Интернет челтәре аша үзләренең якыннары, башка шәһәрләрдә яшәүче туганнары белән аралашырга, төрле түләүләрне башкару, аларны кызыксындырган мәгълүматлардан файдаланырга мөмкинлек бирү. Әлеге  чарада шул турыда сөйләшү һәм  фикер алышулар булды.

Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында киң катлам укучылар өчен "Бөек Петр һәм аның вакыты" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Петр Беренче исеме һәркемгә билгеле, ул бөек дәүләткә нигез салучы. Күргәзмәдә Петр беренченең тормышын һәм эшчәнлеген тасвирлаган әдәбият тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International