Җомга, 13 май көнне, Теләченең «Дружба» балалар иҗтимагый оешмалары Бөтенсоюз пионерлар оешмасының 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган җыелыш булып узды. Чарада шулай ук Олы Мишә урта мәктәбе «Алмаш» активистлары да катнашты. Район мәктәп укучылары бирегә үзләрен күрсәтү, үзләренең иҗтимагый оешмасы турында сөйләү, яңалыкларны белү өчен бергә җыелдылар.
7 май көнне Максабаш авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг һәм "Җиңү безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән бәйрәм концерты үкәрелде.Чара Ю. Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ф. Р. Махмутов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитете, финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Р. Р. Яхин котлавы һәм Максабаш авылы имамы Тимершәех хәзрәт Усманов хәер фатыйхасы бн башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре, Максабаш башлангыч мәктәбе һәм авыл үзешчәннәре катнашында үткән концертта сугыш турында шигырьләр укылды, сугыш еллары һәм җиңү турында җырлар, биюләр башкарылды. Соңыннан илебез тынычлыгы өчен көрәшкән мәрхүм авылдашлар бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәл янына веноклар куелды.
Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан 11 май көнне Айдар авыл китапханәсендә «Петр беренче – бөек Россиянең беренче императоры» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Петр беренченең тормышын һәм эшчәнлеген тасвирлаган әдәбият тәкъдим ителде. Петр Беренче исеме һәркемгә билгеле, ул бөек дәүләткә нигез салучы.
Сәяси, икътисади, мәдәни, мәгърифәтчелек, белем бирү вакыйгалары да аның исеме белән бәйле. Нәкъ менә аның тарафыннан беренче мәдәни учаклар: музей, театрлар, парклар, китапханә һәм фәннәр академиясе ачыла.
Яшәешебезнең һәр көне, һәр елы безне 1945 елның 9 Маенда кичергән шатлыклы мизгелләрдән ерагайтса да, бу бөек бәйрәмнең даны үзгәрешсез кала.
Ләкин халкыбыз кичергән ул кайгы-хәсрәтләр һичкайчан онытылмас... Бөек Ватан сугышы тәмамланганга, никадәр вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Дәһшәтле сугыш еллары истәлекләре турында сугыш кичергәннәрдән ишетү хәзер мөмкин түгел диярлек.
Чараның максаты: укучыларның Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында белемнәрен киңәйтү; сугыш елларында балаларның тормышы һәм батырлыгы турында сөйләү; Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар истәлеген саклап калу. Чара барышында балалар үзләренең яшьтәшләренең батырлыкларын искә төшерделәр.
13 май көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары белән "Сак булыгыз!" темасына тәрбия сәгатьләре үткәрелде.Әңгәмәдә юл хәрәкәте кагыйдәләре дә, язгы-җәйге чордагы гадәттән тыш хәлләргә кагылышлы сораулар да каралды. Юлларда һәм сулыкларда, җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр. Укучылар презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр. Профилактика максатларында үткәрелгән бу чара бик файдалы үтте.
Иске Җөри авылы укучы яшьләре пеонерия көнен билгеләп үтте. Шул чорларда пеонер вожатый булып эшләгән Сәрия Бадамшевнаның матур истәлекле хәтирәләрен тыңлап , сорауларга җавап алдылар.
22 майда Олы Кибәхуҗа мәдәният йортында яшьләр белән "Эх яшь чаклар" дип исемләнгән
күңелле уеннар булып узды.
19 майда илебез Пионерия көнен билгеләп үтә. Пионерлар оешмасы, 1922 елдан башлап, илебез балаларын берләштерә. Бу иң массакүләм пионерлар оешмасы иде. Бу-балачак һәм күп буыннар тормышы, бу безнең тарих, аны сакларга кирәк. Һәр пионер өчен иң мөһиме галстук һәм аны бәйли белү иде. Һәр пионер мәктәпкә һәм пионер җыеннарына пионер галстугыннан килергә тиеш була. Металл ватыкларын, макулатура җыю, җыр һәм биюләрнең саф бәйгесендә катнашу - бик күп кызыклы чаралар булды. 60-80нче еллардагы пионерлар хоры, җәйге пионер лагере,төнге учаклары күпме яхшы хәтирәләр. Иң истә калган хәтирәләрнең берсе әлбәттә инде," Аҗаган " уены. Ул урман буйлап бурело аша йөрүләр, тырналып беткән тезләр ,кичке черкиләр һәм иң мөһиме җиңүдән балкыган бәхетле йөзләр-болар барысы да онытылмаслык тарих.
Пионер бәйрәме көне уңаеннан Ачы авыл мәдәният йортында клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә "Пионерия көне"дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Тарих һәм җырларны искә төшерделәр.