19 майда илебез Пионерия көнен билгеләп үтә. Пионерлар оешмасы, 1922 елдан башлап, илебез балаларын берләштерә. Бу иң массакүләм пионерлар оешмасы иде. Бу-балачак һәм күп буыннар тормышы, бу безнең тарих, аны сакларга кирәк. Һәр пионер өчен иң мөһиме галстук һәм аны бәйли белү иде. Һәр пионер мәктәпкә һәм пионер җыеннарына пионер галстугыннан килергә тиеш була. Металл ватыкларын, макулатура җыю, җыр һәм биюләрнең саф бәйгесендә катнашу - бик күп кызыклы чаралар булды. 60-80нче еллардагы пионерлар хоры, җәйге пионер лагере,төнге учаклары күпме яхшы хәтирәләр. Иң истә калган хәтирәләрнең берсе әлбәттә инде," Аҗаган " уены. Ул урман буйлап бурело аша йөрүләр, тырналып беткән тезләр ,кичке черкиләр һәм иң мөһиме җиңүдән балкыган бәхетле йөзләр-болар барысы да онытылмаслык тарих.
Пионер бәйрәме көне уңаеннан Ачы авыл мәдәният йортында клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә "Пионерия көне"дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Тарих һәм җырларны искә төшерделәр.